Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим!

Кадерле хатын-кызларыбыз! Ак яулыклы әбиләр, сөекле әниләр! Сезне барыгызны да 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, көннәрегезнең бары тик шатлык-куанычтан, ак бәхетләрдән генә торуын телим!

Язның тәүге бәйрәме җиргә гүзәллек, күңелләргә бәйрәм рухы гына иңдереп калмый, илаһи затларның җәмгыятьтә тоткан урыннарын янәдән зурлап билгеләп үтәргә мөмкинлек бирә. Хатын -кызларыбызның нинди генә авыр чорларда да югалып калмыйча яшәргә көч бирүләрен, үзләре үк тә җиң сызганып эшләүләрен тарих белә һәм онытмый. Бөек Ватан сугышы елларында гына да күпме хатын-кызларыбыз ир-егетләр белән бер сызыкта сугышкан, күпмесе илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салган... Әниләребез тормыш авырлыкларына бирешмичә җәмгыятькә файдалы ул-кызлар үстергән, аларны кеше иткән. Бүгенге көндә дә гүзәл ханымнар-туташлар тормышыбызның яме, гаилә учагының җылысын саклаучылар. Районыбызның кайсы гына тармагын алма, алар җиң сызганып хезмәт куючылар, районыбызның икътисадый-социаль торышын тотрыклы итүчеләр. Уңган, гаилә җанлы, кешелекле, әхлаклы ханымнар-туташлар белән районыбыз ямьле, һәм андый хатын-кызларыбыз күбрәк булсын иде.

Сөйкемле ханымнар-туташлар! Сезне янәдән якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итеп, һәрбарчагызга да исәнлек-саулык, тазалык-байлык телим. Илләр тыныч булып, имин дөньяларда куанычларга күмелеп, бәхеттә-шатлыкта, мул тормышта сөеп-сөелеп яшәргә язсын сезгә!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март Рамил Нотфуллин котлау сүзе бәйрәм белән Халыкара хатын-кызлар көне