Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йолалар үзгәрми

Узган атнада Чепья җирлегендә удмурт халкының милли бәйрәме «Гырон быдтон» гөрләп узды. Елның-елында оешкан төстә үтүче әлеге бәйрәмне районыбыздагы барлык милләт халыклары да бик зарыгып көтеп ала.

Милли йолаларны онытмый, аны торгызу, яшь буынга түкми-чәчми тапшыруны үзләренә максат итеп алган удмурт дусларның «Гырон быдтон» бәйрәменә җыелган халыкның иге-чиге юк иде. Кунаклар арасында да кемнәр генә юк: ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Ираида Әюпова, ТР Президент аппараты бүлеге мөдире Вячеслав Никифоров, ТР халыклар ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, ТР халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шакиров, республиканың милли мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов, ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Кузьма Васильев.
... Күк йөзендә болытлар йөзә... Алар җиргә үзләренең яңгыр тамчысын бүләк итеп Җир-Анабызга, кара туфракка иңдерелгән беренче орлыкларга икенче сулыш өрә. Шул арада мәйданда пәйда булган Кояш кызы тирә-якны нурга, ә табигатьтә ныклы адымнар белән аяк атлаучы Җәй кызы басу-кырларны яшеллеккә күмде. Шатлык-сөенечтән әлеге олуг вакыйганы бәйрәм итәргә мәйданга җыелган халык аларны аягурә каршылады. Тирә-якны тәңкә шавына күмеп мәйданга делегатлар үтте. Болытларның яңгырлы, җирләрнең уңдырышлы, елларның тыныч, ә халыкларның үзара дус булуын сорап Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать ителде, күмәк биюләр башкарылды. Борыннарны ярып мәйданга ботка исе таралды. Әлеге милли ризыктан авыз иткәч, район башлыгы Марат Зарипов бәйрәмгә хәер-фатыйха бирде һәм иң элек сәхнә түренә озак еллар яшәп бер-берсенә тугры калган, милли йолаларны саклап, алар үрнәгендә балалар, оныклар тәрбияләгән Хрисановлар гаиләсен (рәсемдә) дәште. Биш бала тәрбияләп үстергән Галина һәм Евгений Хрисановлар «Гаилә ныклыгы, мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде. Шул арада мәйданда уеннар гөрләде. Сәхнәдә исә делегатлар чыгышы белән «Айкай» ансамбленең җырлары үрелеп барды. Яшьләр генә түгел, ак чәчле әби-бабайлар да рәхәтләнеп биеде. Бернинди читенсенү, тарсыну булмады биредә. Биеп-җырлаган арада спорт уеннарында да катнашырга вакыт тапты халык. Агач кисүдә ярышучылар исә үзләре бер кечкенә бәйрәм ясады. Бер урынга җыелган халык тирәсендә пычкы чүпләре өскә очмаса, нишләгәннәрен дә белмәссең, билләһи. Әмма Виктор Шишкин белән Светлана Лихачевалар барысыннан да өлгер булып чыкты. Ә менә «Йомырка тәгәрәтү» уенында җиңү яулаган Сала Көшкәттән Ольга Яковлева иң төгәл хатын-кыз буларак танылды. «Яр буе»нда балык тотучы халык яныннан да тыныч кына үтеп булмады. Тирә-юньне шаулаткан балык тотучыларга балыклар кабарга ашыкмады. Инде эләктерәм дигәндә генә ычкынган балык артыннан суга чумарга да әзер иде алар. Шул арада һавадан очып төшкән әтәч артыннан куа башлаган халыкны тамаша кылучылар иң өлгер, иң җитез егетнең Чепьяныкы икәненә шаһит булды. Авыш баганага менеп икенче урын алган Илнур Фәсхетдинов бәйрәмгә килгән әтәчне ялт итеп кенә эләктерде. Авыш баганага менүдә Илнар Закиров (Чепья) җиңү яулады. Мәргәннәр исә үзләрен «Пошига ау» уенында сынаса, көчле беләклеләр ашлык тулы капчыкны җилкәләрендә күтәреп йөгерде. Чиләк белән су ташучылар да өлгерлек күрсәтте. Ә иң мөһим моментларның берсе булган дуңгыз баласын тоту уенын халык үтә дә кызыксынып күзәтте. Бәйрәмнең зур бүләге - дуңгыз баласы быел Мари Иле республикасының Хлебниково авылына юл алды. Балалар исә үзләрен чүлмәк вату, әйбер кисү, әтәч тоту уеннарында сынады. Ә менә йөгерү буенча Биектау районының Куркачи авылыннан Е.Халтурина белән Мельничнаядан С.Перемечевка тиңнәр булмады.

«Чеберина-чеберай» - «Удмурт чибәре» бәйгесе (рәсемдә) исә бар тамашачыны үзенә каратты. Нәтиҗәләрне халык зур түземсезлек белән көтте. Быел башка еллардан аермалы буларак, бәйгедә яңа традиция туды, кызларның чыгышы номинацияләп билгеләнде. Мамадыштан Ольга Бурбурова - «Чеберина-сылу», Яр Чаллыдан Мария Александрова - «Чеберина-акыллы», Менделеевскидан Мальвина Кузнецова - «Чеберина - ягымлы», Кукмарадан Олеся Полатова - Чеберина-чибәркәй», Балтач данын яклаган Урта Көшкәт кызы Татьяна Ишмурзина «Чеберина-чибәр апа», Әгерҗедән Светлана Богданова - «Чеберина-уңган» номинацияләрендә җиңүче дип табылды.
Мәйдан тирәсендә җәмгыятьләр әзерләгән мул табыннар, шәхси эшмәкәрләрнең сату нокталары халыкка хезмәт күрсәтте. Җыр-моңга, дәртле биюләргә бай бәйрәм рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирде. Ә иң мөһиме: удмурт халкының милли бәйрәмендә йолалар үзгәрми, шунысы куанычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250