Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йолдызлар бик күп... санасаң

23нче март көнне Балтачта "Созвездие-Йолдызлык - 2013" фестиваленең зона этабы үтте. Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Теләче, Әтнә, Биектау районнарыннан килгән меңгә якын баланы һәм башкаладан бертөркем журналистларны балтачлылар Мәдәният үзәгендә каршы алды.

Фестивальдә катнашучыларны иң элек Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров, Рәсәй Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Зилә Сөнгәтуллина сәламләде. Чара балтачлыларның "Ночь на кукольной мастерской" биюе белән башланып китте.
Фестивальне тамаша кылырга килгән башкала журналистлары Балтач районы башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең эшчәнлеге белән танышты.
Журналистлар көрәшчеләре белән дан тоткан Бөрбаш авылында да булды. Биредә алар районда беренчеләрдән булып РСФСРның спорт мастеры исеменә лаек булган Фидәел Шакиров призына үткән көрәш ярышын күзәтте. 2012-2013нче уку елы башында ачылган яңа мәктәптә булды, беренче сыйныфлар өчен оештырылган түгәрәкләрнең эшчәнлеге белән дә танышты.
Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре дә игътибар үзәгеннән читтә калмады.Балаларны мәктәпкә тагын да хәзерлекле итеп җибәрү максатыннан оештырылган өстәмә белем бирүнең ничек тормышка ашуын Балтач бистәнең 4нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасында күрергә мөмкин булды. Кунаклар зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларының кул эшләре, рус теле, физик тәрбия түгәрәкләрендә шөгыльләнгәннәрен күзәтте.
Норма урта мәктәбе базасында ачылган Кариле балалар бакчасының өстәмә төркемнәре дә яңалык буларак катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Нормадан соң кунаклар Югары Субаш урта мәктәбенә килде. Биредә алар агачтан эшләнгән кул эшләре күргәзмәсен тамаша кылды. Журналистлар туризм белән спорт заллары шартларында да шөгыльләнеп булганлыгына инанды.
Кунаклар шулай ук Балтач бистәсендә яшәүче күпбалалы Зариповлар гаиләсендә булды. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче гаилә башлыгы Рифат үзенең шәхси эше белән таныштырып, бәхетле гаилә серләре белән дә уртаклашты.
"Созвездие-Йолдызлык - 2013" фестиваленең зона этабы 24нче март көнне Гала-концерт белән тәмамлана. Җиңүчеләр 15-19нчы апрель көннәрендә Казанда үтәчәк суперфиналда катнашачак.
Рәсемдә: «Созвездие - Йолдызлык-2013» башланыр алдыннан фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров журналистлар белән аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев