Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юбилей

50гә тимераякта шуып кергән бер танышым бар әле минем. Аның белән кайда гына очрашсак та бер-беребезгә туктамыйча сәлам бирмичә узып киткәнебез юк.

Пүскән авылында гомер итүче Рифкать Хафизов ул. Үтә дә тыйнаклыгы белән аерылып тора бу кеше үз яшьтәшләреннән, чордашларыннан. Әфган җирендә дә ут-су кичкән кеше ул. Аннан кайткач башка кайберәүләр кебек башын югалтмады. Тимирязев исемендәге хуҗалыкта тыныч кына автомеханик булып эшли. Язмам башында мин аның спортчы булуын әйткән идем.
- Малай вакыттан ук авылыбыздагы Галләм күлендә кәшәкә сугып, чыныгып үстек без, - дип искә ала ул балачакларын. Якын-тирәдәге Кили, Чапшар, Нормабаш, Көек малайлары белән шулай мәш килеп үсәләр алар. Районда хоккейга игътибар нык арткан 2004-2005нче елларда Пүскән хоккей командасын оештырып җибәрә һәм бүген дә аның төп оештыручысы. Шушы көннәрдә аның юбилее. 50 яшендә дә аягыннан тимераяк төшмәгән Рифкать Харис улын барлык спортчылар исеменнән һәм шәхсән үзем күркәм бәйрәме белән котлап калам. 60 яшендә дә тимераякта күрергә насыйп итсен.

Фото Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250