Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Закировлар кабат балаларны сөендерделәр (фото)

Закировлар гаиләсенең әлеге акциясе районда «Язгы игелек атнасы»ның яхшы башлангычы булыр дип өметләнәбез.

Ел саен шәхси эшмәкәрләр Асия һәм Радик Закировлар гаиләсе тарафыннан үткәрелүче «Чын күңелдән» хәйрия акциясе кысаларында быел  Балтач районының 174 инвалид баласы өчен азык-төлек җыелмалары әзерләнгән.

Гөлнара Радик кызы, Рамил Радик улы һәм Галия Рәшит кызы балаларның өйләрендә булып. күчтәнәчләр белән сөендерделәр.

Күчтәнәчләрне шулай ук авылларда «Наз» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре белән авыл җирлеге хезмәткәрләре таратты.

Райондашларыбыз хәйриячеләргә, шулай ук аларның балаларына, әти-әниләренең игелекле эшләрен актив дәвам итүче Гөлнара белән Рамилгә чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтте.

Закировлар гаиләсенең әлеге акциясе районда «Язгы игелек атнасы»ның яхшы башлангычы булыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закировлар «Чын күңелдән» хәйрия акциясе