Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзидарәнең үз көне

2012нче елның 10 нчы июнендә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның Указы нигезендә 21нче апрель җирле үзидарәләр көне итеп билгеләнде.

Авыл җирлеге башкарма комитетына кеше белешмә сорап килә, ә кайсы вакытта нинди белешмә кирәген үзе дә белми. Аның кайсы оешмага нинди эш белән барганын белеп, шунда шалтыратып нәрсә кирәклеген ачыклаганнан соң аңа белешмә әзерләп бирелә. Шуның кебек эшләргә күпме сабырлык, энергия, белем һәм көч кирәклеген һәм һәр мәсьәләдә бик компетентлы булу таләп ителүне урынбасарлар үзләре генә белә.
Егерме елдан артык гомерләрен шушы хезмәткә багышлаган, яңа килгән хезмәттәшләренә остаз һәм үз эшләренең чын осталары булган Балтачтан Нурия Зарипова, Бөрбаштан Тәнзилә Гыйльметдинова, Кунырдан Илзия Нәҗипова, Шеңшеңәрдән Нурия Һадиева, Нөнәгәрдән Рәхилә Гафиятуллина, Салавычтан Һидая Шакирҗанова, Соснадан Люция Хәйруллина, 15 елдан артык эшләгән Пыжмарадан Гөлсинә Фазылова, Урта Көшкәттән Гүзәл Хәкимова, Югары Субаштан Рафилә Вафиналарның хезмәтләре җитәкчелек тарафыннан да, халык тарафыннан да югары бәяләнә. Авыл җирлегендә аларның абруе чиксез зур, сүзләре үтемле, җитез, төгәл, күндәм, чын мәгънәсендә кайнап-ялкынланып нәтиҗәле итеп эшли беләләр.
Нормадан Зөһрә Мәрданова, Шубаннан Сәгурә Васильева, Балтачтан Фиалка Закирова, Борнактан Гөлсирә Нургалиева, Чепьядан Ольга Гаврилова, Гүзәл Йосыповалар чагыштырмача аз эшләсәләр дә, үзләрен мактаулы хезмәткәрләр итеп танытырга өлгерделәр инде.
Авыл җирлегендә торак пунктларны төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү, җәмәгать урыннарында тәртип бозуларны булдырмау, эчкечелеккә каршы көрәш, авыр гаиләләр белән эшләү җирле үзидарәнең төп бурычлары булып тора. Монда инде һичшиксез, авыл җирлеге башлыгының хезмәте төп урынны били. Бөрбаштан Мансур Шәрифуллин, Шеңшеңәрдән Нургаяз Галиев, Чепьядан Фоат Хәйретдинов, Кунырдан Галимҗан Гыйльмуллин озак еллар дәвамында җитәкче постларда эшләп авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәделәр.
Хәзерге вакытта җирле үзидарә җитәкчеләре булып эшләүче Фәрит Абдрахманов (Норма), Сәйдәш Хәкимов (Бөрбаш), Рифнур Йосыпов (Смәел), Ринат Гарипов (Яңгул), Рәис Садыйков (Сосна), Мансур Гыймадиев (Пыжмара), Илдар Габдрахманов (Балтач) хезмәтләренә дә бәя уңай.
Соңгы елларда җирле үзидарә органнарында эшләүче муниципаль хезмәткәрләрнең эшенә, аларның вазыйфаи тәртибенә дә көннән-көн таләпләр катгыйлана бара. Район Советының җирле үзидарәләр органнары белән эшләү бүлеге башлыгы Розалия Хәйруллина, оештыру бүлеге җитәкчесе Рәзинә Мөхәммәтҗанова, район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова, юридик бүлек белгечләре югарыда чыгарылган законнарга, хөкүмәт карарларына тәңгәл итеп муниципаль хокукый актлар төзү һәм тиешле тәртиптә кабул итү, аларны тормышка ашыру буенча урында җирле органнарга эш оештыруда һәрдаим ярдәм итәләр.
Авылда нинди оешма бар, алар нәрсә төзи, нинди чара үткәрә, авыл кешеләрен нинди сораулар борчый, кемгә нинди документ кирәк һәм башка мең төрле эш, документ - барысы да җирле үзидарәләр, анда эшләүче сабыр, төгәл хезмәткәрләр аша үтә. Бәйрәм уңаеннан алга куйган бурыч-максатларны хәл итүдә әлеге тармакта хезмәт куючыларның һәркайсына саулык-сәламәтлек, рухи ныклык һәм иҗади энергия, җаваплы эшләрендә зур уңышлар, гаилә иминлеге телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250