Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зыятдиновлар Мәскәүдә гаилә учагын кабызды (фото)

Сөмбел белән Самат гаилә учагы ялкынын Татарстанга алып кайта.

Кичә ВДНХда «Россия» күргәзмә-форумында Муромдагы Свято-Троицкий монастыреннан ут «Россия йөрәге» гаилә учагын кабызды. Төрле төбәкләрдән килгән яшь парлар символик ялкынны алдылар һәм рәсми рәвештә үз субъектларында Гаилә елына старт бирделәр.

Тантанада Татарстанны «Россия» күргәзмә-форумы кырларында никахларын теркәгән яшь гаилә пары, райондашларыбыз Самат һәм Сөмбел Зыятдиновлар тәкъдим иттеләр.

Бүгенге көндә Самат КНИТУ-КАИда «Авиация һәм ракета двигательләрен проектлау» юнәлеше буенча укый, 2019 елдан Идел буе һәвәскәр хоккей лигасында уйный. Сюмбель — КНИТУ (КХТИ) «Сәнәгать куркынычсызлыгы» кафедрасы магистранты, параллель рәвештә кафедрада эшли. Яшьләр икесе дә күп балалы гаиләләрдә үскәннәр.

«Россия» күргәзмә-форумында 2 декабрьдә алар никахларын теркәп, татар халкының туй йоласы элементларын күрсәттеләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә учагы