Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

20 март - Халыкара бәхет көне!

*Бәхет көне *белән,дусларым! Бәхетле булыгыз!

Сезгә күпме бәхет теләсәм дә
Аз булыр шикелле,дусларым,
Өлешкә тигәне ташламасын
Кушып кертми эченә зарын.

Сезгә күпме саулык теләсәм дә
Артык булмас саулык,тазалык,
Читтән килгән кечкенә теләк тә
Хәл биргәндәй киткәндә талып.

Сезгә күпме уңыш теләсәм дә
Артык булмас уңышлы гомер,
Үз уңышың үзеңә күәт бирә
Гомер юлы үзе бетмәс сер.

Дусларың күп булсын,дип теләмим,
Тугры,ышанычлы дус сирәк,
Әгәр тапкан булсаң тугры дусны
Тугры булып яшәргә кирәк.

Теләкләрем минем сезгә ихлас
Чын күңелем белән теләдем.
Үземә дә теләкләр теләгез
Изге теләк белән түләрмен.

 

 

Наилә Әюпова-Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь