Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

2016 елда Татарстанда уздырылачак милли бәйрәмнәрнең көннәре билгеле булды

29 май көнне Лаеш районының Никольское авылында "Каравон" XXIV халыкара рус фольклор бәйрәме үткәрелә.

11 июньдә Кукмараның Лельвиж авылында удмурт халкының республикакүләм "Гырон быдтон" бәйрәмен уздыру ниятләнә.
Мариларның Бөтенреспублика "Семык" милли бәйрәме быел Әгерҗенең Күлегәш авылында 18 июньдә билгеләп үтеләчәк.
Чувашларның "Уяв"ын 25 июньдә Нурлат шәһәрендә уздыру планлаштырыла.
Икенче көнне, ягъни 26 июньдә, Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында мордва (эрзя) милләтеннән булганнар һәм бөтен республика халкы "Балтай"ны бәйрәм итәр дип көтелә.
2 июльдә Яр Чаллы каласында Славян халкының милли бәйрәме "Иван Купала"ны шулай ук республика күләмендә билгеләп үтәргә җыеналар.
"Питрау" Сабан туен быел Мамадышның Җөри авылында 16 июльдә узыру планлаштырыла.
Сабан туе быел Татарстан авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә 4-5 июньдә, Казанда 28 майда бәйрәм ителә.

Чыганак: shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250