Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

9,9,9,9лы (шаян шигырь)

Гөнаһ шомлыгына каршы мәллә Тугыз саны басты дөньяны. Рекламаның кайсына карама Тугыз, тугыз, тугыз, тугызлы. Кызык булып китте әле менә Балачакка хәтер яңарды: - Син бит, - диеп, -99лы... Үрти идек шулай дусларны. - Шөрепләрең җитеп бетми, имеш, Чигәдәге бармак - ишарә. Алар һәрчак тере булды, хәтта, 100ле дуслар шулай...

Гөнаһ шомлыгына каршы мәллә
Тугыз саны басты дөньяны.
Рекламаның кайсына карама
Тугыз, тугыз, тугыз, тугызлы.

Кызык булып китте әле менә
Балачакка хәтер яңарды:
- Син бит, - диеп, -99лы...
Үрти идек шулай дусларны.

- Шөрепләрең җитеп бетми, имеш,
Чигәдәге бармак - ишарә.
Алар һәрчак тере булды, хәтта,
100ле дуслар шулай көлсә дә.

Үзебез дә сәер, гамәлләр дә,
Сорау бимазалый бу җанны.
Әллә соң шул 99лылар
Дөньябызга хуҗа булдымы?
Энҗе Закирова.
Фото: blogspot.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250