Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Аҗаган” уйный балалар

"Аҗаган" уйный балалар: Кулларында автомат... Сугышның кара төтенен Раббым, күрсәтмә кабат. "Аҗаган" уйный балалар: "Винтовкадан" аталар, Узышалар, йөгерәләр, "Мина" эзләп кайталар. "Аҗаган" уйный балалар: Командалар ярыша. Киемнәргә төтен түгел, Ап-ак карлар ябыша. "Аҗаган" уйный балалар: Эзләренә кар төшә. Ярыш дәрте балалардан Өлкәннәргә дә күчә. "Аҗаган" уйный балалар: Йөзләре алсулана, Балаларның...

"Аҗаган" уйный балалар:
Кулларында автомат...
Сугышның кара төтенен
Раббым, күрсәтмә кабат.

"Аҗаган" уйный балалар:
"Винтовкадан" аталар,
Узышалар, йөгерәләр,
"Мина" эзләп кайталар.

"Аҗаган" уйный балалар:
Командалар ярыша.
Киемнәргә төтен түгел,
Ап-ак карлар ябыша.

"Аҗаган" уйный балалар:
Эзләренә кар төшә.
Ярыш дәрте балалардан
Өлкәннәргә дә күчә.

"Аҗаган" уйный балалар:
Йөзләре алсулана,
Балаларның чуар эзе
Урманда, басуларда.

"Аҗаган" уйный балалар:
Эзлиләр дәррәү байрак.
Кемнәрдер бит һаман яши
Сугышка тешен кайрап.

"Аҗаган" уйный балалар,
Булсын тик бары уен.
Шомландыра сугыш исе -
Шул хакта бүген уем...
"Аҗаган" уйный балалар...

Лилия Нәкыйпова,
Көшкәтбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250