Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Адил — боксчы, Салих каратист...

Балтач бистәсенең 2нче номерлы «Салават күпере» ясле-бакчасының мәктәпкәчә хәзерлек төркеме аеруча сәләтле балаларга бай булуы белән аерылып тора.

Чыннан да, 6-7 яшьлек балаларның кайсы боксчы, кайсы каратист, кайсы биюче, кайсы җырчы монда. Адил Мөхәммәтгалиевны гына алыйк, егетнең бокска сәләте узган ел ачыла. Райондагы ярышларда алдынгы урыннарны алып килә. Әлбәттә, спорт комплексында үткәрелүче бокс түгәрәкләренең берсен дә калдырмый. Каратист Салих Зариповны да безнең «Хезмәт»не укучылар якыннан белә, уңышлары турында еш языла, фоторәсеме дә газета битендә урын алды. Күрше-тирә районнардан да гел җиңеп кайта егет. Казанда үткән республика турнирында икенче урынны алды ул. Камилә Юнысова математика буенча үткәрелгән бәйгеләрдә җиңү яулый, кызчык интернет аша үткәрелүче дөньякүләм бәйгеләрдә катнашырга да куркып тормый . Фортепьянода уйный. Әлеге талантын камилләштерү өчен музыка мәктәбендә укый. Данил Закиров гаять тә үзгә егет - курайчы да, домбрада да булдыра, фортепьянода да уйный. Яшь башкаручы район бәйгеләре белән генә чикләнеп калмый, хәзер аңа халыкара конкурс-фестивальләр дә ят түгел.
Азалия Шакирҗанова да музыка мәктәбендә шөгыльләнә, быел безнең районда үткән «Созвездие - Йолдызлык-2013» республика фестивалендә катнашып, музыка мәктәбе оештырган вокаль ансамбльдә җырлап, икенче урынга лаек булган. Шулай ук фортепьянода уйный. Балалар музыка мәктәбенә көндез дә йөри, бакча җитәкчелеге каршы килми. Музыка мәктәбе белән аңлашып яшәүләренә куаналар гына. Шулай ук әлеге төркемнән игезәкләр Азалия белән Азат Мөхәммәтгалиевлар, Диләрә Исмәгыйлева, Адил Мөхәммәтгалиев, Азалия Шакирҗанова, Динара Кәримова, Диләфрүз Шакирова, Камилә Юнысова музыка мәктәбенең «Җырчы борчаклар» дигән вокаль ансамблендә җырлыйлар. Күптән түгел Малмыжда үткән «Йолдызлык» фестивалендә әлеге ансамбль өченче дәрәҗә Дипломга ия булды.
Динара Кәримова һәм Алия Зыятдиновалар башлы кызлар - әле менә Омск педагогика университеты оештырган «Керпе» дигән халыкара конкурста катнашып, рус телен кечкенәдән үк камил белүен бәян иткәннәр. Бакчада рус теленнән белем бирүче Софья Бәйрәмованың да конкурсларга баланы хәзерләүдә һәм дә катнаштыруда өлеше зур. Мәктәпкәчә хәзерлек төркеменең тәрбиячеләре - Гөлназ Габдрахманова, Лилия Низамова, нянялар - Фәүзия Гыйниятуллина, Әкълимә Әсхәдуллина. Талантлы балаларның уңыш казанулары бакчага дан-шөһрәт китерсә, әти-әниләренә горурлык тудыра, ә балаларның тырышлыклары, өйрәнгәннәре үзләре өчен, киләчәктә үзләренә файдалы гына булачак. Чөнки бу тормышта җырлап-биеп яшәүдән кала, «үз-үзеңне саклау», «дошманыңнан саклану» алымнарын белү дә бик мөһим. Гөлназ һәм Лилия апалары балаларның әти-әниләренә бик рәхмәтле. «Түгәрәкләргә балаларны үзләре йөртәләр, вакыт юк дип зарланмыйлар. Берәр нинди ярыш, фестиваль яки конкурс була калса, үз хисапларына алып баралар, алып кайталар. Гомумән, бала өчен җан атып торучы әти-әниләребез күп безнең. Әнә шунысы әйтеп бетергесез олы шатлык, дәрәҗә, диләр алар. Шулай ук сәләтле балаларның талантларын үстерү өстендә эшләгән фидакарь Балтач музыка мәктәбе җитәкчелегенә, укытучыларга, спорт тренерларына хөрмәтләре зур.
Балаларның үзләре белән якыннан аралашкач, аларның акыллы карашларын, үткенлекләрен сокланып күзәткәннән соң, күз алдында матур бер күренеш туды: - Әнә, татар егете Адил - дөньякүләм бокс аренасында Татарстан данын яклый. Балтач егете Салих - дөньякүләм спорт мастеры, билендә кара билбау, Данил исә татар милли көйләрен танытучы виртуоз...
Амин, шулай булсын. Кем генә булсалар да, кеше булып калсыннар. Балтачыбыз данын югары тотсыннар һәм, әлбәттә инде, «Салават күпере»н, иҗатларына рух өстәп торучы тәрбиячеләрен онытмасыннар иде.


Редакциядән: Данил белән Азалия, Камилә йөргән, 6-7 яшьлекләрдән торган «Шатлык» ансамбле башкалабыз Казанда үткән «Йолдызлык» фестивале финалында катнашып, Дипломант булды. Аңарчы «җырчы борчаклар» вокаль ансамбле башкалада үткән балалар һәм яшүсмерләрнең «Дөньяның бәллүр йөрәге» исемле халыкара фестиваль-конкурсында беренче дәрәҗә дипломант булганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250