Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ак күңелле килә каласы... (+фоторепортаж)

Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин исемендәге Яңгул урта мәктәбенең "Ак күңелле килә каласы" дип исемләнгән ял концерты була дигән афишаны күргәч, кызыксынуым арткан иде. Нигә менә нәкъ тә ак күңел...

Концерт башлануга аның шулай икәненә төшендем. Сәхнә ап-ак чәчәкләр белән бизәлгән, ә сәхнәгә аккошлардай йөзеп кенә ап-ак киемнәрдән балалар "Ак чәчәкләр" көенә вальс биергә чыга.
Менә вальс бетеп балалар алып баручыларга юл бирәләр, сәхнәгә балкып, бу уку елында берсе 55 яшен, икенчесе 60ын тутырган Сәлимә апа Габделхакова белән Шамил абый Сафиуллин килеп чыга, зал аларны алкышларга күмә. Концертның асылын да шул вакытта ук аңладым шикелле...

Берсе балаларга ныклы белем биргән хөрмәтле укытучы, икенчесе балаларны сәнгатьне яратырга өйрәткән чын остаз. Шуңа күрә аларга хөрмәт зур.

Концертның сценариясе дә уйланып, отышлы итеп төзелгән. Беренче бүлеге яз, мәхәббәт, дуслык, икенчесе туган якка дан җырлау. Икенче бүлеген Резеда Рәхматуллина белән Фәргать Фатыйхов матур итеп дәвам иттеләр. Ике бүлектә дә искиткеч матур җырлар белән кызлар һәм егетләр вокаль ансамбльләре чыгышлары кичәгә ямь өстәде. Күңелгә үтеп керә торган "Зирек алкалары", "Җырлыйм туган якта" җырлары үткәннәргә алып кайтты. Җырчылар Рифнур Хәбибуллин, Рузия Габдрахманова, Ләйсән Әшрапова,Эльвина Сәләхетдинова, Лилия Сафиуллина, Роза Шәрипова, Рәсим Вәлиевлар ике бүлектә үзләренең моңнарын тамашачыга бүләк иттеләр.

Өченче бүлектә яшь алып баручылар, үзләренең моңнары белән район гына түгел, республика сәхнәләрен гөрләткән Рәсим Вәалиев белән Эльвина Сәләхетдинова сәхнәгә илаһи бер матурлык, самимилек алып чыктылар. Бу бүлек газиз әнкәйләребезгә багышланган иде. Сәлимә һәм Ленина ханымнарның үзләре иҗат иткән шигырьләре кичәгә ямь өстәде, ярата тамашачы мәгънәле шигырьләрне.

Әнкәйләребезгә багышланган җырларны Ранил Мөхәммәтгалиев, Ландыш Баһаветдинова, Ленина Шәфигуллина йөрәкләргә үтәрдәй итеп башкарды.

Рабит Батулланын "Кичер мине, әнкәй" драмасыннан өзекне һәркем яратып кабул итте, уйландырды, күзләргә яшь китерде. Рольләрдә мәктәп директоры Наил Сафиуллин, укытучылар Шамил Сафиуллин, Рузия Габдрахманова, Ранил Мөхәммәтгалиев, Ранил Сафиуллин, Рамилә Минһаҗева, Хәлимә Гарипова, Ландыш Баһаветдиновалар үз рольләрен оста башкардылар.

Биючеләргә аерым тукталасы килә, мәктәпнең биюче балалары белән бераз таныш мин, алар башкарган биюләр югары дәрәҗәдә матур эшләнгән, үзләрен сәхнәдә матур тоталар, йөзләрдә елмаю, иркен хис итү. Алар башкарган" Сөлге чигәм" татар биюе, рус биюе, лирик бию, һәм вальс концертнын йөзек кашы иде. Биюләрне 9-10-11 сыйныф укучылары башкарды. Кая барып биесәләр дә, сыната тоган түгел яшьләр. Исемнәре дә "Яшьлек" бит аларның.

Ә мине иң таң калдырганы, укытучыларның оста итеп лирик, төрек, "Момбо" биюләрен башкарулары. Юкса, һәрберсе 2- 3 бала әнисе, яшьләре дә житәрлек, сәхнәне тутырып, алкышлар астында бию башкарулары үзе бер шатлык. Лилия Габделганиева, Гөлчәчәк Нәбиева, Энҗе Әхмадуллина, Гөлнар Сабирова, Тәнзилә Зиннәтуллина, Эльмира Сәләхетдинова, Роза Шәрипова, Ләйсән Ризванова, Эльмира Гильфановалар биюләрне зур осталык белән башкардылар. Төркемнең исемен дә дөрес сайлаганнар "Тылсым". Әйе, әниләр бик тылсымлы иде шул. Мәктәпнең бөтен хатын-кыз укытучылары башлангыч сыйныфлар булып, чәчләренә бантиклар тагып, "Опа-Опа" көенә кызыклы бию башкардылар. Араларында биюләрне сәхнәгә куючы Сәлимә апаның да булуы, иң гажәпләндергәне булды, шул яшьтә дә жиңел итеп, яшьләр белән бию башкара алуын талант дими, ни дисең.

Сәхнәгә "СафНур" квартеты "Син онытма, жирдә мин барын" дигән жыр белән чыкты. Менә кайда ул, жыр-моң ! Укучыларның һәм укытучыларның матур шаян мәзәкләрне сәхнәдә уйнаулары концертка ямь өстәде.

Пенсиядәге укытучы Әмир абый Шәрәфиевның да баянчы булып концертта катнашуы концертка ямь өстәде.

Ял концерты ахырына якынлашты, сәхнәгә хор жырлаучылар чыгып баскач, мәктәпнең бер кешесе дә читтә калмаган икән дип сокланып утырдым. "Юкка түгел, юкка түгелдер" дип жырлаулары да бик отышлы иде. Бу минутларда тамашачылар да юкка килмәдек дип әйтә иде сыман. Әнә бит, җирлек башлыгы "район сәхнәсенә куеп була бу концертны", дип юкка әйтмәгәндер. Кичә ахырында мәктәп директоры Наил Сафиуллин барлык коллективка рәхмәтен житкерде, уңышлар теләде һәм үзенең 55 яшен тутырган Сәлимә апа Габделхакованы коллектив исеменнән котлады, аңа бүләк тапшырды.

Чынлап та, Сәлимә апа лаек бу хөрмәткә . Бөтен бәйрәмнең сценариясен төзүче, концертнын режиссеры, матур биюләрне сәхнәгә куючы олы шәхес ул. Тамашачының да алкышлары көчле булды аңа, кайтырга да ашыкмады алар, концерт житми калды... Югыйсә, 3 сәгатькә якын барды, беркем ялыкмады, туймады, тәмле әйбер беркемне дә туйдырмый шул.Чөнки концерт бик тә зәвыклы, эчтәлекле, матур иде.

Концерт башланганчы ярминкә гөрләде, тәмле-тәмле камыр ризыклары, бәйләгән әйберләр, банкалы , тозлаган яшелчәләрне күз ачып йомганчы алып бетерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250