Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алан кызлары авылдагы бар ир-егетне санаган

22 февральдә Алан авыл клубында "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан авылыбызның ир-егетләре хөрмәтенә гүзәл затлар тырышлыгы белән бик матур бәйрәм концерты оештырылды.

Авылыбызның бер генә егете дә читтә калмады, һәркайсы диярлек телгә алынды. Кайнар нокталарда хезмәт иткәннәре, иң өлкәне, иң кечкенәсе, студент егетләр, балалар бакчасына йөрүче, мәктәптә укучы ир балаларның да исемнәре яңгырады. Ә авылыбызның горурлыгы булган Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларыбызны исә бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Бәйрәм концерты гармун моңнары, бию, җырлар, күңелләргә үтеп керерлек мәгънәле шигырьләр белән үрелеп барды. Фидәлия Зәкиеваның гармунда уйнап башкарган җыры, яшь шагыйрәбез Гөлзилә Гафурованың шигырьләре аеруча да ошады. Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимовның катнашып, ир-егетләрне котлавы бәйрәм концертын тагын да ямьләндереп җибәрде. Авылыбызда үзешчән сәнгатьне үстерүгә өлеш керткәне өчен клуб мөдире Миләүшә Фатыйховага рәхмәтебезне белдерәбез. Сәләтле яшьләребез күп, киләчәктә алардан яңадан-яңа чыгышлар көтеп калабыз, ди аланлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250