Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алар килгән яшьнәп яшәргә

"6 ноябрь көнне Ор авыл клубында үзешчәннәр көче белән бик бай эчтәлекле авыл тормышын, халкының көнкүрешен, мәдәниятен чагылдырган "Без килмәдек мени яшьнәргә?" дип исемләнгән музыкаль тамаша күрсәтелде.

Бәйрәм концерты биюләр, җырлар, нәфис сүз белән үрелеп барды. "Мизгел" төркеме кызлары башкаруындагы берсеннән-берсе матур җырларны "Гармун моңнары", "Үзбәк" биюләре алыштырды. Аларга алмашка бию түгәрәгенә йөрүче нәни биючеләр дә үсеп килә. "Мизгел" төркеме кызлары белән нәни кызлар башкарган "Ромашкалар кыры" биюен карап, әби-бабайлары ихластан оныклары белән горурланып утырдылар. Нәниләр җырлаганда күңелгә рәхәтлек иңсә, егет-кызлар чыгыш ясаганда авылның киләчәге булган яшьләр өчен куанып утырдык. Һәрбер чыгышның зур осталык белән югары дәрәҗәдә әзерләнгән булуы күренеп тора. Безгә бик ошады", диләр авылдашлары.

Авыл халкы оештырылган чараларга күмәкләшеп килеп, чын күңеленнән рәхмәтен белдерсә, шәкертләрен әзерләп сәхнәгә чыгарган остазлар белән беррәттән мәдәният хезмәткәрләренә дә олы бәя була түгелме?! "Эшләмәгән остармый, остармыйча эш бармый" дигән сүзләрне гаиләләре белән эш алып баручы Раушания һәм Айрат Гайнуллиннар исеменә юллар идем. Гомерләрен мәдәният өлкәсенә багышлауларына нибары 5 кенә ел булса да, үткәрелгән һәрбер чараны алар йөрәкләре аша уздырып, авылдашлары алдында имтихан тоткандагыдай дулкынлану кичереп, сыйфатлы итеп әзерләргә тырышалар.

Район күләмендә уздырылып килүче чаралардан да читтә калмыйлар. Һәркайсында үзләрен сынап карарга омтылалар. Инде ирешкән уңышлары да бар: узган 2014 елда "Мәдәният елы" уңаеннан үткәрелгән "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" бәйгесендә катнашып, Ор авылы клубы җитәкчесе Айрат Гайнуллин 1 урынга лаек булган иде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган чараларда активлык күрсәтеп, "Иң югары дәрәҗәгә ирешкән авыл клубы" дигән мактау грамотасына алар ия булды. Киләчәктә дә Раушания һәм Айрат Гайнуллиннарга бергә парлашып иҗат итәргә, уңышларга ирешергә һәм иң мөһиме, авылдашлары белән уртак тел табып, хезмәт итәргә язсын дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250