Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алмаз Әхмәтгалиевның тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Кулымда әле яңа гына табадан төшкән, өр-яңа "Хыял канатларым" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы. Авторы - Кариле авылы егете Алмаз Әхмәтгалиев. Әлеге җыеныкта аның тәүге иҗат җимешләре, соңгы елларда язылган фәлсәфи фикерләр һәм романтик хисләр белән сугарылган 60 шигыре урын алган.

Бу җыентык редакциябездә нәшер ителүе белән дә якын. Алмаз Әхмәтгалиевның шигырьләре сайтыбызда даими рәвештә басылып килде. Ә бер көнне ул бер кочак шигырьләрен җыеп, редакциягә килеп керде. Теләге - шигырьләр җыентыгы бастыру иде. Озак та үтмәде Алмазның хыялы чынга ашты, редакциябез хезмәткәре Фирдүс Шакиров тырышлыгы белән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Алмаз гади, халыкчан тел белән яза. Шигырьләре дә иң беренче чиратта әнә шул гадилеге һәм ихласлыгы, рифма-ритм төгәллеге, образларның үзенчәлеге белән игътибарны җәлеп итте. "Хыял канатларым" кулыма килеп кергәч, шигърияткә гашыйк кеше буларак, бер тында укып чыктым. Күңелемдә туган сорауларыма җавап табар өчен Алмазның үзенә мөрәҗәгать иттем.
- Алмаз, райондашларыбызны үзең белән таныштырып үт әле?
- Мин башкалар кебек үк гади генә бер егет. Гаиләм бар. Үземнең нәни кошчыкларымны кочам . Алар - Раббыбыз биргән бик зур бүләк. Кызларым - Зәринә белән Зәлидә, ә углым Илназ исемле. Гомер юлымны бергә үтәр өчен, сайлап алган Гөлфирә исемле тиң ярым бар. Аллага шөкер, әткәем Илзир белән әнкәем Нурия исән. Мин үзем башкалар кебек үк гади эшче. Раил Абдрахманов җитәкләгән блок сугу оешмасында эшлим.

- Кайчан шигырьләр яза башладың? Иң беренче шигыреңне ничек язганыңны хәтерлисеңме?
- Шигырьләремне өченче класста ук яза башладым. Беренче шигырем - "Лимон" дип аталган иде. Шактый гына тукталып торганнан соң 1 ел чамасы элек кабаттан язарга тотындым. Баштагы язганнарым шигырь кебек яңгырамады, шулай да тәвәккәлләнеп, аларны "Серле сандык" төркеменә куя башладым. Шактый гына шагыйрь, шагыйрәләр белән таныштым. Һәм шунда Кәүсәрия апа Харрасова белән аралаша башладым. Ул миңа шигырь дөньясының нечкәлекләрен өйрәтте. Бик зур рәхмәтлемен аңа.
- Син нинди вакытта иҗат итәсең?
- Гаиләм йокларга яткач, төнлә, иҗат итәргә яратам. Тыныч вакытта илһам килә дә инде . Ә иң матуры - иртәнге якта, таң әтәчләре уянганда языла. Түбәдән тамчы тамган тавыш та илһамландыра... Шактый гына шигырьләрне юлда "тимер ат"ымда барганда, туктап язганым да булды.

- Шигырьләрең аша син үз укучыңа ни әйтергә телисең.
- Мин шигъри җанлы дусларыма бу дөньяның матурлыгын, аны сакларга кирәклеген һәм бу дөньябыз безгә бер генә бирелгәнен аңлатырга, дусларны - дус, туганнарны - туган итеп яшик дигән сүзне әйтергә телим. Ялгыз калган әби-бабаларны, әниләрне ярдәмебездән ташламыйк, яшәвебез мәгънәсе булган нарасыйлардан баш тартмыйк, авырлыклардан чыгу юлын таба алмыйча, Ходай каршында зур гөнаһ кылып, үз-үзләренә кул салырга ярамаганлыгын әйтергә телим.

- Китап бастыру теләге кайчан туды?
- Ә китап бастыру хыялын минем тормыш иптәшем Гөлфирә һәм шигырьләрне язрга өйрәтүче укытучым Кәүсәрия апа Харрасова һәм Норма мәктәбе укытучысы Гөлфия апа Җәләева уятты. Китап бастыру һәр иҗат кешесенең зур хыялыдыр. Шуңа да мин беренче китабымны "Хыял канатларым" дип атадым. Минем хыялымны чынга ашырырга булышкан һәркайсына һәм "Хезмәт" редакциясенә бик зур рәхмәт.

- Алмаз, үзеңә дә рәхмәт! Китабың чыгу белән котлыйм. Алга таба да иҗади уңышлар телим.
Әңгәмәдәш Ясминә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250