Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алсу Фазлыева йога серләренә төшенә (фото)

Татар эстрадасының танылган, сөйкемле җырчысы, райондашыбыз Алсу Фазлыева йога белән шөгыльләнә башлаган.

GONGTV спорт һәм музыка каналында чыгучы «YOGA TIME» тапшыруы кысаларында тәҗрибәле инструктор Ләйсән Бикмуллина барлык тамашачыларны йога нигезләренә өйрәтә. Беренче дәрестә Ләйсән белән бергәлектә Алсу Фазлыева йога күнегүләре ярдәмендә иртән тиз һәм җитез уянырга өйрәнде.

- Һәрбер яңа һөнәр зур кызыксыну уята. Миңа йога белән шөгыльләнергә бик ошады. Монда тәннең барлык күзәнәкләре уяна. Уйлап карасаң, һәр иртә берничә минут дәвамында өч-дүрт күнегү ясауның авырлыгы да юк, ә сәламәтлек өчен файдасы бик зур, - дип уртаклашты Алсу Фазлыева.

«YOGA TIME» тапшыруы GONGTV спорт һәм музыка каналында һәр чәршәмбе иртәнге сигездә эфирга чыга. Белемле остаз Ләйсән Бикмуллина тарафыннан махсус сайланган күнегүләр өй шартларында йога белән шөгыльләнү өчен уңайлы мөмкинлекләр ача.
Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250