Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алсу Идрисованың иҗат җимешләре

Сарыласым килә иңнәреңә, Назланасым килә кайчакта. Тик тукталам. Без шул өйрәнмәгән, Без үсмәгән назлы кочакта. Елый-елый зарланасым килә, Бушатасым килә күңелне. Тик тыелам. Сер бирмәскә диеп, Тешне кысып үстек түгелме?!! ...Матур сүзне күп әйтмәдең, әнкәй, Утырмадың назлап, кочаклап. Әмма безне, таш диварлар булып, Авырлыктан килдең син саклап. Өйрәттең син безне...

Сарыласым килә иңнәреңә,
Назланасым килә кайчакта.
Тик тукталам. Без шул өйрәнмәгән,
Без үсмәгән назлы кочакта.
Елый-елый зарланасым килә,
Бушатасым килә күңелне.
Тик тыелам. Сер бирмәскә диеп,
Тешне кысып үстек түгелме?!!
...Матур сүзне күп әйтмәдең, әнкәй,
Утырмадың назлап, кочаклап.
Әмма безне, таш диварлар булып,
Авырлыктан килдең син саклап.
Өйрәттең син безне сабырлыкка.
Рәхмәт, әнкәй, килә таманга.
Һәр адымың, һәр гамәлең белән
Өйрәткәнсең кырыс заманга.
...Тик кайчакта назланасым килә:
Кочаклыйсым килә, үбәсем.
Ап-ак булган чәчләреңнән сыйпап:
"Әни, мәңге яшә!" диясем.
* * * *
Бәхет миңа җиңел бирелмәде:
Яңгыр көттем - күкләр боз салды.
Өзгәләнеп, җылы эзләгәндә,
Учак сүнеп, бары дым калды.
Биеккә юл миңа кыен булды:
Очлы ташлар телде яраны.
Авыртуга түзми шуып төштем,
Кабат ерагайтып араны.
Язмыш миңа бәхет юрамады.
Тартып алдым тиеш өлешне.
Кара күккә кояш итеп элдем
Өлешемә тигән көмешне.
Юлларымны кискән зур ташларны
Нигез итеп салдым өемә.
Боз яудырса, эртеп, сулар җыйдым
Сибәр өчен тормыш гөлемә.
Бәхет миңа җиңел бирелмәде...
Мин, үчләнеп, аңа юл таптым.
Кул пешсә дә, утлы күмер алып,
Сүнгән учагыма ут яктым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250