Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алсу һәм Азат сәхнәдән китәрме (фото)

Алын ал итәр идем, Гөлен гөл итәр идем. Тормыш юлыннан үзеңне Җитәкләп үтәр идем.

Әлеге җыр юлларын күңелемнән генә җырлап йөрим. Аны башкаручыларның шат елмаюлы йөзләре күзалдыннан китми. Берсен-берсе тулыландырып торучы Алсу һәм Азат Фазлыевлар белән якыннанрак танышып, позитив әңгәмә төзедек.

- Алсу, социаль челтәрдәге битегездә һәрчак ниндидер мәҗлесләрдән фотолар урнаштырып барасыз. Әлеге юнәлеш төп эшегезгә әверелдеме әллә?
- Бүгенге көндә бәйрәмнәр алып бару, концертлар оештыру безнең төп эшебез дип курыкмыйча әйтә алабыз. Бу эш белән инде күптәннән бик яратып шөгыльләнәбез һәм дә шуның өчен элеккеге эшебездән дә китәргә мәҗбүр булдык. Чөнки бәйрәмне сыйфатлы итеп эшләр өчен шул эш белән генә шөгыльләнергә кирәк. Киләчәккә зур хыялларыбыз да бар - үз агентствобызны ачып, киңәергә дип уйлыйбыз.

- "Алтын барс" тапшыру тантанасында сезнең пар юк иде. Иҗатыгызны яратып тыңлаучылар аптырашта. Ә сез үзегез бу хакта ни дияр идегез?
- Без «Алтын барс» тапшыру тантанасында булмадык. Ләкин безгә быел «Болгар» радиосының милли музыкаль премиясен бирделәр. Узган ел аны Азат (Фазлыев - З.Х.) кына алган иде, быел «Күгәрченем-гөлкәем» җырына бирделәр. Мәскәүне дә бер көндә генә алмаган кебек, бөтен әйберне дә берьюлы биреп бетермәсләр, булыр, без әкренләп кенә эшләргә яратабыз. Бәлки безне дә югары бәяләп, «Алтын барс» бирерләр дип уйлыйбыз. Бездә өмет бар, бер генә «барс» булса да аласы килә инде үз гомеребездә.

- "Шоубез" тапшыруында яңа хоббиегыз турында сөйләп киткән идегез. Тагын нинди хоббиларыгыз бар?
- "Шоубез" тапшыруына килгәндә безне анда махсус чакырдылар. Ниндидер тапшыруны эшләгәндә анда һәрвакыт интрига дигән әйбер булырга тиеш. Безне дә шундый максат белән дәштеләр, без инде әлбәттә бу эш белән чын-чынлап шөгыльләнмибез. Бу вакытлыча гына мавыгу иде, хәтта шуның белән бәйле кызыклы хәл дә булды, «Шоубез» тапшыруында безне күн эшләнмәләр эшлибез дип күрсәткәннәр иде бит. Менә шуннан соң бер банкетка баргач, «Спартак» оешмасында эшләүче бер апаң, сез шушындый әйберләр ясыйсыз икән, менә боларның сезгә кирәге чыгар дип, үзенең эшләнмәләрен бүләк итте, кечкенә-кечкенә генә элементларын. Халык ышанып кабул иткәч, тапшыру матур килеп чыккан дигән сүз.

- Соңгы арада экраннарга чыккан клипларыгыз ("Күгәрченем-гөлкәем", "Гашыйк булам көн саен") гел позитив рухта. Аларны караганда сезгә кушылып җырлыйсы да, биисе дә килә. Клипларыгыз турында да сөйләп узсагызчы.
- Соңгы арада без парлы җырларны еш иҗат итә башладык. Безгә аларны язып та бирәләр. Ләкин араларыннан безнең тавышыбызга, күңел халәтебезгә туры килгәнен генә сайлап алабыз. Башта «Күгәрченем-гөлкәем» җырына клип төшердек. Зәмирә Рәҗәпова режиссеры булды, ул сценариен да уйлады, махсус бер юнәлеш буенча төшерде. «Гашыйк булам көн саен» җырына клипны бик талантлы Zoor Zoom егетләре эшләде. Бу җыр безнең Балтач җирлегендә төшерелде. Бу минем бик зур хыялым иде. Нинди генә ел фасылы булуга карамастан, туган ягым - Балтачым бик матур, авылга кайткан вакытта гел безнең як бигрәк тә матур як дип сокланып кайтам. Шуңа да бик төшерәсе килә иде үзебезнең якларны, мөмкинлек тә килеп чыкты, шушы егетләр белән безнең иң матур җирләрне сайлап төшердек. Әле тагын шундый хыялым бар, үземнең туган авылым Кунырда, әниемнең туган авылы Шодада нинди дә булса җырга клип төшерәсем килә. Ә Zoor Zoom егетләре дигәч инде тагын бер клипны искә алып үтәсем килә, Азат «Кунакларга йөрешик» дигән җыр яздырды, бу җырга да клипны егетләр төшерде. Үзебезнең районнан шундый талантлы егетләр белән эшләү минем өчен зур горурлык.

- Сәхнә, мәҗлесләр ... Ә шәхси тормышка, балаларга вакыт каламы?
- Дөресен генә әйткәндә бәйрәмнәрдә, сәхнәләрдә эшләү һәм аңа әзерлек этаплары бик күп вакытны ала. Балалар белән күбрәк мин шөгыльләнәм, чөнки гастрольләргә Азат йөрсә дә, мин йөрмим, якын җирләргә генә барып киләм. Балалар гадәттә бала караучы апа белән калалар яисә үзебез белән якын-тирәдә булганда алып барабыз, алар сәхнә артыннан безне карап торалар. Алар инде бу кызу темпка ияләштеләр дә кебек, безнең белән соң яталар, иртүк торалар, менә шулай итеп үсәләр әлегә. Бәлки безнең кебек бәйрәмнәр оештыручы булырлар, шуңа да безнең эшнең асылын күреп үсәргә тиешләр дип уйлыйм.

- Алсу, сез һәрчак килешле киенә һәм бизәнә беләсез. Бу зәвыклы булудан торамы? Яки сезгә ярдәм итүчеләр бармы?
- Әлбәттә, кая гына барсак та киенеп-ясанып чыгу безнең төп бурычыбыз, чөнки сәхнә матурлыкны ярата. Мин һәрвакыт тырышам стилистларга барырга, чәчләремне кыйммәтле салоннарда гына буятам. Ә менә мондый көннәрдә бик бизәнеп йөрисе килми, өйдә гади, үзебезчә татар кызы, татар хатыны гына булып йөрисе килә. Ә инде мондый бәйрәмнәрдә матур булу мәҗбүридер дип уйлыйм. Киенү, бизәнү буенча ярдәм итәргә миңа ничектер гел үзебезнең яктан кызлар очрый. Бүгенге көндә кием сайлау һәм бизәндерү ягыннан миңа булышучы Гөлшат та, Балтачта туып-үскән кыз.

Хәйрия концертлары, туйлар, юбилейлар, чыгарылыш кичәләре, никах мәҗлесе, бәби чәе, корпоративларда еш күреп булучы Фазлыевлар гаиләсе 11 февраль көнне Балтач район мәдәният йортында беренче сольный концертларын куялар. «Күгәрченем-гөлкәем» дип аталучы концертка барлык райондашларны чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250