Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Һаман 18дә

Гомеркәйләр аккан сулар кебек, Үтте-китте көзләр, язлары. Тик күңелләр һаман 18дә, Җанга тансык иркә-назларың. Бер җан, бер тән булып гомер иттек, Бүләк иттек гомер кыз-улга. Иркә-назың,"сөям" дигән сүзең Йөрәгемне күмде гел нурга. Тагын сине сайлар идем, сине, Кабатланса җирдә язмышлар. Һич туктатмас иде бу адымнан Язмышларга язган ялгышлар. Гомеркәйләр аккан...

Гомеркәйләр аккан сулар кебек,
Үтте-китте көзләр, язлары.
Тик күңелләр һаман 18дә,
Җанга тансык иркә-назларың.

Бер җан, бер тән булып гомер иттек,
Бүләк иттек гомер кыз-улга.
Иркә-назың,"сөям" дигән сүзең
Йөрәгемне күмде гел нурга.

Тагын сине сайлар идем, сине,
Кабатланса җирдә язмышлар.
Һич туктатмас иде бу адымнан
Язмышларга язган ялгышлар.

Гомеркәйләр аккан сулар кебек,
Язлар үтә, килә көзләре.
Тик күңелләр һаман 18дә -
Бирешми һич көзгә үзләре.

Флера Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250