Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Арбаш авылыннан Исхаковлар гаиләсе бик канәгать калган

"Карадуган авыл җирлегендә төпләнеп калып, гаилә корып, балалар үстереп, чын авыл тормышы белән яшәүче яшь гаиләләр өчен музей директоры Фирая Зыятдинова махсус очрашу кичәсе үткәрде.

Чарага Арбаш, Таузар, Карадуган авылларында яшәүче 15ләп пар җыелды. Иң элек "Себер тракты һәм Муса Җәлил музее"на экскурсия үткәрелде. Кызыклы, тарихи экспонатлар, якташларыбыз белән бәйле истәлекләр белән таныштык.
Бу чараның икенче өлеше Карадуган мәктәбендә дәвам итте. "Яшь парлар - авылның киләчәге" дип исемләнгән бу чарада без бер-беребез белән танышып кына калмадык, ә чыршы янәшәсендә төрле бәйгеләрдә катнаштык, анкеталар тутырдык, сабый балаларча бер онытылып, уеннарда катнаштык. Безне тәбрикләргә Кыш бабай да килде. Иң соңгы кавышкан пар, ел азагында бала туган гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, "Игенче" хуҗалыгы җитәкчесе, районның әтиләр берлеге рәисе Булат Зыятдинов, мәктәп директоры Гөлсинә Зарипова, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Айсылу Нуриева тарафыннан яңгыраган котлау сәламнәре бәйрәмебезгә тантаналы мизгелләр өстәде.
Вакытыбызны күңелле һәм истәлекле үткәрдек. Шушындый матур, мәгънәле чара үткәргәннәре өчен яшь гаиләләр исеменәнән рәхмәт белдерәбез", дип хәбәр итә Арбаш авылыннан Исхаковлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250