Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Авылым урамнары» халыкны сөендерә

Субаш авылы мәдәният йортында кызу урак өсте дип әйтсәк тә һич ялгыш булмас. Декабрь азагында урамнар һәм авыллар арасында "Авылым урамнары" дип исемләнгән концерт - ярыш старт алган иде.

Югары Субашның 3 урамы катнашында ярыш башланып китте. Үзешчәннәребезнең тырышлыгы, көче белән бик бай эчтәлекле, юмор һәм уен - көлкегә бай концерт программасы күрсәтелде. Алар авыл халкын сөендерделәр, чын ял бүләк иттеләр.

16 гыйнварда Югары Субаш авылының калган урамнарында яшәүче үзешчәннәребез көче белән бик зур әзерлекле "Авылым урамнары - 2" концерт программасы тамашачыларны таң калдырды.

Зал шыгрым тулы иде. Тамашачылар бу концертны бик җылы кабул иттеләр. Барлык чараларны үткәрүдә мәдәният йорты директоры Хәлил Фәезовның өлеше бик зур. Бу чаралар югары дәрәҗәдә оештырылмаса, бу кадәр тамашачыны мәдәният йортына тартып булмас иде.
Л. Габделхакова
Субаш авылы китапханә мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250