Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авылыма кайтып барам әле

Авылыма кайтып барам әле, Күптән инде анда кайткан юк. Кайтыр идем, ләкин анда кайтыр өчен, Кайтыр өчен инде сәбәп юк. Нигеземдә инде башка кеше Өйне алар инде үзгәрткән. Юан-юан нарат стенаны Алар кирпеч белэн эшләткән. Урамнар да хәзер үзгә кебек Кечерәйгэн кебек таулар да. Шул тауларда күпме чана шудык Кайтып...

Авылыма кайтып барам әле,
Күптән инде анда кайткан юк.
Кайтыр идем, ләкин анда кайтыр өчен,
Кайтыр өчен инде сәбәп юк.

Нигеземдә инде башка кеше
Өйне алар инде үзгәрткән.
Юан-юан нарат стенаны
Алар кирпеч белэн эшләткән.

Урамнар да хәзер үзгә кебек
Кечерәйгэн кебек таулар да.
Шул тауларда күпме чана шудык
Кайтып керми идек өйләргә.

Олы юлдан бераз читкә кереп
Басу юлы буйлап атлыйм мин,
Хыялларга чумып эзләсәм дә,
Яшлегемне барыбер тапмыйм мин.

Авылыбыздан чыгып киткәнгә дә
Инде күпме гомер үткән бит.
Без үзебез балаларны көткән кебек
Әткәй-әнкәй дә безне көткән бит.

Хәзер көтәр кешем булмаса да
Кайтып киләм көн дә күңелемнән
Анда минем газиз кешеләрем
Туган туфрагыма кәмелгән.

Ходай кушып җәйләр житкәч,
Өч кыз сезнең янга кайтырбыз.
Сез яраткан чәчкәләрне җыеп
Кабер өстегезгә куярбыз...

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250