Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Азат Фазлыев белән бергә Балтач районы Бөрбаш кызы Гүзәлия Хөснетдинова спектакль куя

"Ашыгыгыз! Килегез! Эчегез катканчы көлегез! Әле беркайда да булмаган, беркем дә күрмәгән тамаша!

Спектакльдә уйнаган эстрада артистларын күрегез" - дигән афишада Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Азат Фазлыев, Гүзәлия Хөснетдиноваларны күрергә мөмкин.
Бу ни бу?! Раушан Шәрифнең махсус алар өчен язылган "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар..." спектакленең старт алуы дигән сүз түгелме?! Нәкъ тә шулай. Әлеге спектакльгә әзерлек алты ай буе барган. Җырчылардан кала, баянчы, яшь башкаручылар Илдар Ахмадуллин, Фәнил Мөбәрәкҗанов һәм бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы студент кызлар - Индира Гайфуллина, Гүзәлия Хөснетдинова кебек талантлы шәхесләр дә бар.
- Без бер биш еллап җырчы дустым Лилия Муллагалиева белән бергә эшләп киләбез. Гаилә дуслары да дип әйтергә кирәктер. Шулай ук биш ел элек безнең Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Азат Фазлыев һәм миннән торган бер команда оешты. Бергә концертлар куярга туры килде. Берсендә шулай бер дә көтмәгәндә спектакль кую идеясе уянды. Язучы Раушан Шәрифкә мөрәҗәгать итеп, ул һәрберебезнең холкына туры килгән җырлы-биюле спектакль язып бирде. Язып кына түгел, әлеге спектакльнең режиссеры да булды, - дип сөйләде Айгөл Бариева.
Әйтергә кирәк, алда әйтеп узган барлык җырчыларның кинода төшү тәҗрибәсе бар. Ә шулай да кинога төшү белән сәхнәдә спектакль куюны тагын да авыррак дип искәртте алар. Кинода өлешләп-өлешләп төшерсәләр, спектакль башыннан ахырына кадәр уйнарга, анда "яшәргә" кирәк. Театр артистларының эше никадәр авыр икәнлеген дә ассызыклап үттеләр.
Әйтеп узганымча, әлеге спектакльгә әзерлек бик тыгыз барган. Репетицияләргә йөрү дә алты айга сузылган. Ике атнасында алар бары рольләрне уку өстендә шөгыльләнеп, аннары төп уйнауга күчкәннәр. Репетицияләрне Казанның Халыклар дуслыгы йортында уздырганнар.
Артистларның берьюлы җыела алмавы бераз авырлыклар китереп тудырган. Кемнеңдер концерт, кемнеңдер банкет, ә кемнеңдер бөтенләй башка эшләре "комачаулаган". Шулай булуга карамастан, артист халкы җәй айларында ял иткән арада, көн саен диярлек репетицияләргә заводка эшкә килгән сыман йөргән. Завод дигәнен артистлар үзләре шаяртып сөйлиләр. Шулай ук артистларга махсус бию элементлары да өйрәнергә туры килгән. Аның өчен алар махсус биючене чакыртканнар. Бер атналары бары бию элементларына гына киткән.
Әлеге тамаша бары спектакльдән генә тора. Җырлы-биюле комедия дип әйтергә кирәктер. Монда концертның әсәре дә юк. Бары үз рольләрен башкаручы сәхнә артистларын гына күреп булачак. Инде спектакль үзенең стартын башлап җибәргән. Беренче көн Саба районының Иләбәр авылында куйган булсалар, икенчесе Арча районының Мүлмә авылында тамаша кылганнар.
Быелгы сезоннарын артистлар "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар..." спектакле белән йөреп чыгарга тора. Иҗат графигына Татарстан һәм чит төбәкләр дә кергән.
- Без - эстрада артистлары. Театр артистлары түгел. Шуңа күрә монда бераз җаваплылык та, шикләнү дә булды. Беренчедән, тамашачы өчен бу яңалык. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә тамашачыга нәрсә кирәклеген аңлап та бетереп булмый. Гел концерттан гына торган тамашадан тамашачы арды булса кирәк. Шушы якны да күздә тотып, спектакльгә алындык без. Тамашачы һәрвакыт яңалык көтә. Монда җыр да, тамаша да, мәзәк тә, бию дә бар. Ролемне башкаруымнан бик канәгать. Текстны өйрәнгәндә бераз авырлыклар булды анысы. Әмма сәхнәгә чыгып, уйный башлагач, шунда яшәгән кебек булдым, - дип уртаклашты Рәсим Низамов.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250