Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балачагыма кайтып килдем

Үзенең бөтен эшчәнлеген районыбызның мәдәният өлкәсенә багышлаган, балалар арасында кайнаган мөхтәрәм кешеләребезнең берсе булган Линара Гарипованың көчле алкышлар астында сәхнәгә күтәрелеп, «безнең бакча, үзебезнең бакча» дип сүз башлавы йөрәккә сары май булып ятты. Һәм күпмедер дәрәҗәдә район үзәгендәге беренче номерлы «Ак чәчәк» балалар бакчасы эшчәнлегенә матур нәтиҗә булып та яңгырады...

Чынлап уйлап карасаң, бакча бит безнең барыбызның да икенче йортыбыз. Биредә нәниләребезнең мәктәпкәчә яшьтәге вакыты уза, тәрбиячеләр, тәрбияче ярдәмчеләре аларның икенче әниләренә, әбиләренә әйләнә. Шушы көннәрдә генә бакчаның чыгарылыш төркемен озатып җибәргән бер мәлдә, бу коллективның уңган-булган хезмәткәрләре нәниләребезне дә, аларның әти-әниләрен дә сөендереп, районыбызның мәдәният үзәгендә «Балалар бакчасы көне»н уздырып җибәрделәр. Елның-елында бакчада гына узган бу тамаша быел инде зур аренада урын алды. Бөтен булган мәшәкатьләремне онытып искиткеч матур тойгылар белән кайттым мин бу бәйрәмнән. Әкият дөньясында да булдым, ике сәгатькә якын барган тамашада балачагыма да барып кайттым.
Нәниләребез гашыйк булган әкият персонажлары - уңае белән дә, тискәресе белән дә күзгә-күз очрашырга туры килде безгә бу сәгатьләрдә. Бакча тәрбиячеләре Әлфия Закирова (Убырлы карчык), Алинә Хәлиуллина һәм Альбина Сафиуллина (бичуралар), Сәрия Хәйруллина (Буратино), Фәнүзә Нургалиева (Мальвина), Гүзәлия Волкова (Кызыл калфак), Ясминә Дәминова (Кащей), Ландыш Габдрахманова (патша), Ризилә Зәкиева (почтальон Печкин) үз образларын шулкадәр матур һәм балаларча итеп тудырганнар иде ки, зал бер-бер артлы алкышларга күмелеп кенә торды.
Кечкенәләрнең чыгышын уртанчылар, өлкәннәр алмаштырды. Кыскасы, бакчага йөрүче 165 баланың берсе дә сәхнәгә чыкмыйча калмады. Кайсы тыпырдатып биеде, кайсы җырлады, кайсы кычкырып шигырь сөйләде, ул кадәр баланы тәртипләп сәхнәгә чыгару өчен сәхнә артында торучыларга байтак тир түгәргә килгәндер. Күмәк җырлар, биюләрне генә түгел, аерым балаларның чыгышларын күрергә насыйп булды. Мәктәпкә хәзерлек төркеменнән Әдилә Галимҗанованың, Ислам Закирҗанов, Алим Гарипов (бабасы Наил белән парлар җырладылар), Эльвина Гарипованың матур җырлары озакка сузылган алкышларга күмелде. Эльвинага залдан артистларга бүләк иткән кебек чәчәк бәйләмнәре дә бирделәр хәтта.
Балаларны сәхнәгә чыгару өчен зур көч куйган бакча музыкантлары Әлфия Низамиева, Наилә Гариповаларга да бик рәхмәтле булгандыр әти-әниләр. Балалар бакчасы җитәкчесе Лилия Төхвәтуллина белән бакча методисты Гүзәлия Волковалардан да бәйрәм турында фикерләрен ишетәсем килде. Бик тә канәгать калганнар. «Бәйрәмнең сценарийсын әзерләгән Алинә Хәлиуллинага, музыка бизәлеше өчен җаваплы Гөлназ Гыйльметдиновага да зур рәхмәт, аларның тырышлыгы белән шулай эзлекле барды бәйрәмебез», - диде миңа Гүзәлия.
«Язмамда телгә алынмаган хезмәткәрләр миңа үпкәли күрмәсеннәр тагын, бакчабызда хезмәт куючы 47 кешенең барысы да - тәрбияче, пешекче, шәфкать туташы яисә техник хезмәткәр булмасын, олы хезмәте керде тамашага», дип озатып калды мине Лилия Василовна. Соң шулай булмый ни, шундый тырыш, күмәк коллектив белән генә мондый чараларны шулай матур уздырып буладыр. Дәрәҗәсе дә елдан-ел күтәрелә бакчаның, балаларын шушында бирергә торучы әти-әниләр саны да бихисап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250