Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балачак мизгелләре

Балачак мизгелләре

Синең белән яшим, Туган ягым,
Балачакка «атым гел җиккән»...
Бәйрәмнәргә, Сабантуйларыңа
Кайтып җитәм, шөкер, мин читтән.
Хаҗ кылуга тиңлим сәфәремне,
Күреп килсәм, Туган як, сине.
Бәбкә саклап йөргән чирәмнәрең
Яшәртүче чара бит мине.
Яңа хикмәт ачам, сиңа кайтсам,
Синдә туган изге шөгылем.
Якташларым сихәт, илһам алсын,
Йөрәк тулы ихлас шигырем.
Уйларымда «Фәсхи урманнары»,
«Бозау киртә», «Шушма таллары».
Баштанаяк карга, бозга катып,
Чана шуган «Чишмә» таулары.
Җиләк җыйган «Шәм»е, «Күллег»е бар,
«Салкын кое», «Куян», «Әхмәр»ләр.
Маҗаралар тулы әсәрләрне
Еллар кайтавазы хәтерләр.
Сине уйлап яшим, Туган ягым,
Сазлыгыңда күпме җыр ята.
«Чәп арты»ның шаян бакалары,
Әйтерсең лә, «дуэт» уйната.
Кала алмыйм синдә мәңгелеккә,
Яшәү кыен кайчак синсез дә...
Мәктәбемдә, авыл сәхнәсендә
Шигырь укыйм төштә мин сезгә:
«Имеш, җизни белән атка менеп,
Болын буйлап ары китәбез...
Исрафил абый да монда,
Куяннарга таллар кисәбез...»
Хәерлегә юрыйм төшләремне,
Өнемдәге хәлләр барысы.
Үткәннәргә төбәп уй-фикерне,
Балачакка кайтып барышым.
Урам аша гына, җир идәнле
«Сапа тәтә» өе исемдә...
Мәчеләре белән бер савыттан
Сөт эчәбез сәке өстендә.
Җыр тавышы керә тәрәзәдән:
«Сандугачкай очкан читлектән...»
Көтүчебез Зиннәт абый икән,
Аксыл күлмәк, кара читектән. ...
Олы юлдан «җәйләр» үткән инде,
«Көзләр»не дә узып барабыз...
Ничә тукталышка җитәр икән,
«кайту» белән «китү» арабыз...
Куанычлы «язлар» көтә күңел,
Туганнарым - олы бәрәкәт.
Үткәннәргә кайтып, Туган җирдә
Күрешүләре бәхет, әй рәхәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250