Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балачакны сагынып

Карлар эреп җирләр чыгу белән Чаба идек юеш болынга Нинди генә уен уйнамадык Истә тугел инде барсы да Каз сакладык, сарыгын да көттек. Чыптасын да суктык ул чорда. Бала чагым калды минем Шул кечкенә авылда. Авылымның инешләре Бик тирән кебек иде, Каз үрдәкләр белән бергә Шунда коена идек. Мәктәп безнең...

Карлар эреп җирләр чыгу белән
Чаба идек юеш болынга
Нинди генә уен уйнамадык
Истә тугел инде барсы да

Каз сакладык, сарыгын да көттек.
Чыптасын да суктык ул чорда.
Бала чагым калды минем
Шул кечкенә авылда.

Авылымның инешләре
Бик тирән кебек иде,
Каз үрдәкләр белән бергә
Шунда коена идек.

Мәктәп безнең күрше авылда иде
Җәяү йөрдек шунда көн саен.
Басу буендагы ак каеннар
Озатып кала иде моңаеп.

Шул тузанлы юллар буйлап
Кабат йөрергә иде
Шунда калган балачакны
Кайтып күрергә иде.

Ольга Ризванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250