Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Балкыш“ фестивалендә кемнәр балкыды? (+фоторепортаж)

Балтачта ветераннарның «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концерты үтте 

“Балкыш“ (“Сияние“) Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивале кысаларында, 2-5 апрель көннәрендә районыбызда 4 зонада - Норма, Нөнәгәр, Түнтәр, Карадуган мәдәният йортларында фестивальнең сайлап алу турлары үткән иде. Әлеге фестиваль Комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлана. 

Ә менә узган атнада район мәдәният үзәге сәхнәсендә ветераннарның «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концерты үтте. Сайлап алу турларында уңыш казанган талантлы ветераннар “Вокал-соло“, “Вокал ансамбль“, “Хореография“, “Вокал-инструменталь ансамбль“, “Хор коллективы”, “Фольклор коллектив”, “Поэзия – сәнгатьле сөйләм” номинацияләре буенча кабаттан үз осталыкларын күрсәтте. Концертта нигездә, ветераннарның яшьлек елларын чагылдырган комсомол һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган җырлар һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр яңгырады. 

Ветераннарның чыгышларына район башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Гайнетдинов югары бәя биреп, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән аларга рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде. Концертта чыгыш ясаган барлык үзешчәннәргә дә истәлек бүләкләре һәм Дипломнар тапшырылды. 

Җиңүчеләребез 17 апрель көнне фестивальнең зона сайлап алу турында, Кукмара районы сәхнәсендә мәртәбәле жюри комиссиясе каршында имтихан тотачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Балкыш"