Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач балалары кино карарга ярата

Шундый заманда яшибез: техника яңалыклары көне-сәгате белән үзгәреп тора. Бүгенге балаларның күпчелеге кече яшьтән үк планшет-компьютерлар белән дустанә мөнәсәбәттә.

Бу, берьяктан, уңай күренеш саналса, икенче яктан тискәре шул. Сәламәтлек какшау белән бергә, күзгә-күз карап аралашу, сөйләшү нык кими. Балалар өйдән чыкмый гына компьютердан кино-мультфильмнар карыйлар. Кечкенә генә экранга ялгызың төбәлеп утыруга караганда, дус-ишләрең, сыйныфташларың белән кинозалларда карау күпкә кызыклырак, дип уйлыйм. Ахырдан күмәкләшеп әңгәмә коруга, гәпләшүгә дә ни җитә?! Шунысы да бик мөһим: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, әдәп-әхлак кагыйдәләре дә гомерлеккә хәтердә кала бит.

Без балалар белән бик теләп кинога барабыз. Безне үзенең командасы белән Радик Михайлов елмаеп каршы ала. Кызыклы, мәгънәле кино-мультфильмнарны балалар бик теләп, кызыксынып карыйлар. Әле алай гына да түгел, кинооешмасы хезмәткәрләре алар буенча рәсем, инша конкурслары да оештырыралар.

Лилия Җамалиева,
Балтач урта мәктәбенең озайтылган
көн группасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250