Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач фольклорчылары сәхнәдә

- Менә бу концерт. Казан артистларың бер якта торсын. - Яшьлеккә кайтардылар, молодцы! - Өч сәгатьтән артык утырып, тамчы да ялыкмадым. Моңарчы кайда йөрделәр икән? Балтачтагы мәдәният үзәгеннән район фольклор коллективлары чыгышын карап чыгучылардан ишеттем бу сүзләрне.

Монда ел буе әзерләнеп, инде үзләрен әллә ничә сәхнәдә күрсәткәннән соң, сайлап алынган ун коллектив чыгыш ясады. Аларның күпкырлы талантларына, эшчәнлегенә иҗади йомгак та һәм барлык райондашлар исеменнән аларга хөрмәт һәм рәхмәт тә белдерү булды бу көнне. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров шушындый коллективлар әзерләгән ун мәдәният йортының һәркайсына, аларның директорын зур сәхнәгә чакырып сертификатлар тапшырды.

Һәр чыгыш үзенчәлекле, һәр чыгыш югары осталык белән башкарылды. Әнә, Урта Көшкәттән килгән коллектив чыгыш ясый башлауга кул чаба башлаганнар иде, алар сәхнәдән кергәнче алкышлар тынмады. Элеккеге удмурт авылларындагы бәйрәмгә кайткан кебек булдык. Инде аңарчы 8 коллективны карап, сәгать төнге унбер тулып килгәндә бит бу. Тәмам күзне ачтылар. Хәер, аңа кадәрге чыгышларны да бик канәгать булып, алкышлап утырды тамашачылар.

Шулай ук удмурт дусларыбыз Кече Лызи фольклор коллективы күрсәткән «Кичке уен» сценариенда да никадәр дәрт, нинди зур җанлылык, нинди тирән мәгънә! Яңгуллыларның «Боз китү», чепьялыларның «Бәрмәнчек», сосналыларның «Әрәпә» күренешләре дә күңелләргә хуш килерлек иде. Карадуган, Субаш, Норма, Арбор мәдәният йортлары фольклор коллективлары чыгышлары да халкыбызның онытылып баручы уен-биюләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерде.

Өлкәннәр яшьлекләренә кайткандай булсалар, яшьләр «кара, безнең әби-бабайлар, әти-әниләр ничек матур итеп күңел ачканнар, яшәгәннәр икән» дип сокланып утырдылар. Коллективларда өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән, яшьләрнең, балаларның да чыгыш ясавы, үткәннәрнең киләчәккә барачагына бер өмет буларак күз алланды.


«Энҗеләрен барлый халкым» дип исемләнгән фольклор коллективларының район бәйгесенең йомгаклау фестивале Балтач үзәк мәдәният йорты осталары чыгышы белән тәмамланды.
Рәсемдә: Нормалылар орчык өмәсендә.

Кече Лызи фольклорчылары сәхнәне дер селкетте.


Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250