Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач Халык театры “Идел-Йорт” фестивале лауреаты булды

Район Халык театры коллективы Халык театрларының XV "Идел-Йорт"- 2015 төбәкара фестиваль-конкурсында Булат Сәлаховның «Яр» драмасы белән катнашып, өченче дәрәҗә лауреат исеменә һәм 50 мең сум күләмендә сертификатка лаек булды.

Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер, Татарстанның атказанган артисты Илдар Насыйбуллинны һәм үзешчән артистларыбызны бу зур җиңүләре белән ихластан тәбриклибез.
Исегезгә төшерәбез - рольләрне башкардылар: Төп герой - Илдар Насыйбуллин, Хатын - Рәйсә Михайлович, Бабай - Камил Садыйков, Әби - Гадения Зәкиева, Малай - Раил Нигъмәтҗанов, авыл кешесе - Рамил Ибраһимов, сөйгән кызы - Фирдания Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250