Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач Халык театры тәкъдим иткән премьера тормыш кыйммәтләре хакында... (фото)

Күптән түгел Балтач мәдәният үзәге сәхнәсендә район Халык театрының премьерасы булды. Театрның режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Илдар Насыйбуллин Балтач тамашачысына Булат Сәлаховның «Яр» драмасын тәкъдим итте.

Әлеге драма тормыш кыйммәтләренең асылын аңлау, Туган нигез төшенчәсенең кадерен белү һәм яшәү мәгънәсенең тирән серләрен ачуга корылган. Автор кендек каны тамган нигезнең кеше тормышында нинди бөек урын биләвен аңын җуйган шәхес аша ачып бирә.
Үзешчән артистларыбыз һәркайсы үз ролен зур осталык белән башкарды. Төп рольдә - Илдар Насыйбуллин, Хатын - Рәйсә Михайлович, Бабай - Камил Садыйков, Әби - Гадения Зәкиева, Малай - Раил Нигъмәтҗанов, авыл кешесе - Рамил Ибраһимов, сөйгән кызы - Фирдания Насыйбуллина.
Әлеге сәхнә әсәре уйланырга һәм фикер йөртергә җирлек тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250