Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач матрослары бәйрәм итте (фото)

Хәрби су асты көймәләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз бүген Казан юлындагы һәйкәл янына бәйрәм чарасына җыелды.

Атом су асты көймәсендә хезмәт иткән һәм күп тапкырлар автоном йөзүдә катнашкан, үзләренең хезмәтләре белән башка бик күпләргә үрнәк булган матрослары белән Балтач районы да горурлана ала. Иске Салавычтан Наил Абдуллин (инде мәрхүм, озак еллар Салавыч авыл советын җитәкләде), күпсанлы язмалар герое, К-19 атом су асты көймәсендә чыккан янгында үзен батырларча күрсәткән, хәзер Түбән Кенә авылында гомер итүче I статьялы старшина Равил Гарифуллин, Балтач бистәсеннән Илгиз Гайсин, 12 ел су асты көймәсендә хезмәт иткән, шул исәптән 8 автоном йөзүдә катнашкан мичман Радик Сабиров, I статьялы старшина Наил Хөснетдинов, II статьялы старшина Фирдүс Гыйльмуллин (мәрхүм), баш старшина Руслан Мамлиев, Нөнәгәрдән баш старшина Фәрит Зарипов нәкъ шундыйлардан.
Бу исемлекне озак дәвам итеп булыр иде. Радик Сабиров, Наил Хөснетдинов, Руслан Мамлиев исә су асты флотының Баш командующие приказы нигезендә Россия су асты флотының 100 еллык юбилей медаленә лаек буган кешеләр.

19 март көнне бәйрәм уңаеннан, су асты флотында хезмәт иткәннәр Казан юлындагы һәйкәл янына җыелды. Барлык райондашларыбызны истәлекле көн белән тәбрикләп, изге теләкләр юлланды, тантаналы төстә флаг күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250