Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач мәдәният үзәгендә «Гаилә бәйрәме» гөрләде (фото).

Җомга көн кич белән район мәдәният үзәге районыбызныӊ төрле өлкәләрдә дан казанган, һәркемгә үрнәк булырлык гаиләләрне кабул итте.

«Мәктәп һәм гаилә» журналы үткәрә торган бу бәйге республика районнарында тәүгесе буларак бездә үткәрелә. Җиӊүчеләр булып Нормабаш авылыннан Галиповлар гаиләсе танылды, алар Казан шәһәрендә уза торган финалда Балтач районы данын яклаячаклар.
Казанда булачак бәйрәмгә шулай ук Субаштан Васильевлар гаиләсе аерым номинация буенча катнашачаклар.
Бөрбаштан Корбангалиевлар, Кунырдан Саттаровлар, Кече Лызи авылыннан Филиповлар, Нөнәгәрдән Гарифуллиннар, Соснадан Хабибуллиннар, Кенәдән Ибраһимовлар гаиләләре һәркайсы матур чыгыш ясап, тамашачыларныӊ ихтирамын казанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250