Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач мәдәният үзәгендә яшьлек белән очрашу

Кичә кичен, ягъни ял көнне кич белән, Балтач мәдәният үзәгендә районыбызның осталары һәм башкала кунаклары катнашында «Ял көне кич белән» дигән бүгенге көндә сирәгрәк яңгырый торган татар халык җырларыннан тупланган ретро-концерт булды.

Тамашачыларның күбесе олырак яшьтәге райондашларыбыз иде, бу аңлашыла да, чөнки сәхнәдә аларның яшьлек еллары җырлары яңгырады. Районыбызның төрле предприятителәре үз коллективлары ветераннары өчен билетлар алып, концерка алып барып кайтуны оештырганнар, бу очракта Балтач МДСУ-1 оешмасы аеруча оешканлык күрсәткән. Әйтергә кирәк, залда башка концертлардан аермалы буларак, ниндидер үзгә тынлык, сәхнәдә барган тамашаның бер генә мизгелен күздән ычкындырмаска дигәндәй игътибарлылык һәм рәхәтлек сизелә иде.
Концертны сихри саксафон моңына күмеп Алмаз Миргалимов ачып җибәрде, аны «Иске авыл көе» җыры белән якташыбыз Рафил Җәләлиев алыштырды. Рафил аның белән генә чикләнмичә «Әйткән идең», «Зирек алкалары» кебек халкыбызның җәүһәрләреннән саналган җырлар башкарып, залны шаккаттырды.
Ретро-концерт дигәч, өлкән яшьтәге җырчылар күз алдына килгән иде, ә монда яшьләрбез: Ирек Фатыйхов, Римма Гәрәпшина, Инсаф Мәрдәнов, Диләрә Вахитова, Айзат Шәйхелмәрдәновлар халкыбызның - борынгы, танылган композиторларыбызның онытыла барган җырларын шул хәтле матур, йөрәкләргә үтеп керә торган итеп башкардылар, залны һәр мизгелдә үзләренә җәлеп итеп тордылар. Рәхмәтле тамашачы аларны көчле алкышларга күмде. Концертта шулай ук Казан кунаклары да катнашты, «Сәйдәш» бию төркеме солистлары Лилия Смирнова һәм Евгений Никитин дәртле биюләре белән залга җан өрделәр. Рената Ибраһимова скрипкада татар көйләренә тезмә сыздыры, үзе уйный үзе бии - зал дәррәү килеп алкышлады үзен.
Җырларның баян партияләрен Айзат Шәйхелмәрдәнов белән Шамил Низамиевлар башкарды. Әлеге концертта якташыбыз Ирек Фатыйховның тагын бер сәләтен белдек - ул бик булган пародия остасы да икәнәле. Ул сәхнәләштергән Салават, Фирзәр, Рафаэль Латыйпов, Айдар Галимов һәм Резеда Шәрәфиева якын да, килешле дә иде.
Зал дигәннән анысы да тик утырмады, Айдар Гәрәфетдинов оештырган караоке бәйгесендә көч сынаштылар, рәхәтләнеп җырлап утырдылар. ККонцертның сценариясен булдырган, үтә дә җанлы итеп алып баручы мөләем кызыбыз Галия Йосыпова һәркемнең күңеленә хуш килде.
Гомумән, райондашларыбыз мондый моңга, мондый концертка сусаган икән дип нәтиҗәясарга була. Тагын да дәвамы булып, алдагы концертларда өлкәнрәк буын вәкилләре дә катнашса, үзебезнең биючеләребез, скрипкачыларыбыз да катнашса, парлап та җырласалар тагын да ямь өстенә ямь булыр иде, дип рәхмәтләр укый-укый таралды халык концерттан. Үз чиратымда әлеге концерны оештыруда һәм сәхнәгә куюда көче кергән барлык мәдәният хезмәткәрләренә, артистларга олы рәхмәт, афәрин кызлар-егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250