Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач солтаннары яки булганнан бар да була (+фоторепортаж)

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районның әтиләр берлеге иҗтимагый оешмасы бик тә кызыклы, үзенчәлекле чара оештырган иде.

Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстерүче җитәкче әтиләр арасында "Ир-егетләр солтаны" бәйгесе беренче тапкыр оештырылса да, ул бик эчтәлекле, күңелле килеп чыкты. Зал тутырып килгән тамашачы ике сәгатькә якын рәхәтләнеп ял итте.

Иң элек чараның солтаннарча төгәллек белән, нәкъ җидедә башлануын әйтергә кирәк. Аңа кадәр тамашачылар катнашучылар турында фотокүргәзмә һәм райондашларның кул эшләреннән күргәзмәләр белән танышты. Район башлыгы Рамил Нотфуллин Ватанны саклаучылар көне белән котлаганнан соң, бәйгегә старт бирелде.

"Ир-егетләр солтаны" исеменә лаек булу өчен җитәкче әтиләребез өч командага бүленеп көч сынашты. Беренче команда - "Аксакаллар". Исеменнән күренгәнчә, биредә инде балаларын "очырган", бүген оныклар сөюче, өлкән яшьтәгеләр иде. Тамашачы каршына да алар ап-ак күлмәк, камзул, түбәтәй киеп (ә аякта ап-ак йон носки һәм галуш), таякка таянып, вәкарь белән атлап чыкты. "Ватанны сакларга без бүген дә әзер!" дип ант биргән, "Бабай, бирешмә давай!" дигән сүзләрне үзләренә девиз итеп алган аксакаллар , чыннан да бирешмәде, беренче сынаудан соң ук таякларын ташлап, яшьләр белән азаккача бертигез көрәште. Үз сүзләре белән әйтсәк: "Трибуналардан күп тапкырлар чыгыш ясаса да, 70 яшендә беренче тапкыр артист булып сәхнәгә чыккан" Сәйдәш Исрафилов җитәкчелегендә Фагыйль Шәфигуллин, Фаил Габдрахманов, Илсур Шиһабетдинов, Камил Мөхәрләмовлардан торган бу команда, ихлас уены белән дә, вакыт-вакыт "бунт күтәрүе", жюрига "претензияләр белдерүе" белән дә тамашачы мәхәббәтен яулады. Аларның һәр чыгышын зал аерым җылылык белән каршы алды.

Капитаны Фәрит Ибраһимов булган урта яшьтәгеләрдән торган (анда катнашу өчен инде өч балаңның берсенә 18 яшь тулу шарт) "ОпятьЯ" командасы, миңа калса, бердәмлеге белән аерылып торды. Сәламләү өлешен алар "бер кушам берең ничә була?" дигән бик тә сорауга җавап эзләүдән башлады. Залга мөрәҗәгать итүгә, тамашачылар арасында утырган балалар сөенә-сөенә "ике" дип кычкырды. Ә "ОпятьЯ"лылар, дөрес җавапның өч булуын икеләнмәслек итеп раслый алды. Семья (русча яңгырашта бу сүзләр алар теләгән мәгънәне ачып биргәнгәдер, бу команда сәламләү өлешен русча башкарды) нәрсә дигән сорауга да аларның җавабы бик тапкыр иде - семь Я, ягъни гаилә дип аталу өчен җиде "мин" - әти-әни һәм биш бала кирәк. "Семья ул, әнә, Булат Зиатдиновта, ә бездә пять Я (өчәр бала үстерүләрен исәпкә алулары)", - дип, тапкырлык белән бар тамашачыны үзләренә җәлеп итте алар. Наил Сабирҗанов, Ирек Сабиров, Марат Шәйхетдинов, Фаил Фәсыйховлардан торган бу команда алга таба да шул рухта дәвам итте.

Өченче катнашучы "Штрафбат" командасы игълан ителүгә, зал гадәттән тыш чыгыш көтеп, тынып калды. Алга китеп әйтим, өметләр акланды. Утлар сүнде, экран кабынды. "Балтач кино" студиясе хәзерләгән кыска метражлы фильмнан соң сәхнәгә кемнәр чыгачагы билгеле булды. Күпләрнең бик яраткан мәгълүм фильмы ("Джентльмены удачи") геройларына охшатып киенгән Нияз Хәкимов, Илһам Гайнетдинов, Булат Исрафилов, Рөстәм Заһидуллиннар район эчке эшләр бүлеге башлагы Илдар Усманов җитәкчелегендә бу көнне тамашачыларга моңа охшаш бик күп күңелле мизгелләр, сюрпризлар бүләк итте. Иҗади да, тапкыр да, актив та... - әйтерсең, һәр ярыш өчен катнашучыларны тәгаенләп кенә җыйганнар. Әле җанатарлар турында кайгыртырга да онытмаганнар, бөтен тамашачыларны "кыздырып" утыручы җанатарлар да аларныкы иде (бәйгенең башыннан азагына кадәр "Штрафбат, штрафбат" дип көч биреп, азарт һәм күңел күтәренкелеге өстәделәр).

Оештыручылар ярышларның да тамашачы күңеленә хуш килердәйләрен сайлаган. Спорт ярышлары да, яңгыраган көйдән балалар җырларын тану, өч минут эчендә команда белән иттарткыч җыю, ир баланы киендерү, кыз баланың чәчен үрү, төймә тагу, сыерчык оясы ясау ише биремнәрне үтәү, сорауларга тапкыр җаваплар бирү дә һәр команданың үзгә сәләтен ачарга мөмкинлек бирде. Залдагы тамашачы бәйге башлануга ук, өстенлек кайсы командада булачагын шәйләгән иде инде. Әмма берничә биремнән үк жюриның нейтраль урталыкны сайларга җыенуы ачыкланды. Сәхнәдәгеләр берни сиздермәсә дә, бу, кызганычка, тамашачылар арасында азартны беркадәр киметте-киметүен. Тик...әйдәгез, ашыгыч нәтиҗәләр ясаганчы, жюри рәисе, әтиләр берлеге җитәкчесе, биш бала әтисе Булат Зиатдиновның фикерен белеп китик әле.

- Миннән еш кына әтиләр берлеге нәрсә соң ул, кирәкме ул дип сорыйлар. Районыбызда унсигез яше тулган 12 меңгә якын ир-егет бар. Менә шуның кадәр бик зур көч без дип җавап бирәм мин. Әлегә тулысынча файдаланып бетмәгән, еш кына диванда исраф булучы көч дим. Әтиләребезнең элитасы менә бу сәхнәдә. Бу чараны оештырганда без социаль яклау һәм ярдәм күрсәтү үзәкләре кызлары белән, катнашучы булырмы, ризалашырлармы дип бик курыккан идек... Рәхмәт, һәркайсы тыңлады, тырышып әзерләнде. Менә шуңа күрә дә бүген бу сәхнәгә чыккан һәрбер әти ул инде җиңүче. Без, ир-ат заты бик вакланырга яратмыйбыз бит, без дә вакланмадык, дуслык җиңде, - диде ул, бәйгегә нәтиҗә ясаганда. Аның фикере белән килешеп, без дә вакланмаска булдык.

Дөрес, "ОпятьЯ" командасы капитаны Фәрит Ибраһимов сүзләреннән аңлашылганча (ә ул азактан: "Яшьләргә җитә алмасак та, бездә дә әле дары бар икән, әмма бабайлар да ничава гына, безгә тезгенне бушатырга ирек бирмәде", - диде), тамашачы гына түгел, катнашучылар үзләре дә өстенлекнең кем ягында булуын әйбәт чамалаган булып чыкты. Бәлки, хаклык өчен, чыннан да, "Штрафбат"ны җиңүче итеп, ә калган ике командага бертигез очколар язарга кирәк булгандыр. Хәер, вакланмыйбыз дидек бит...

Ярышлар арасында чыгыш ясаган Субаштан Фәизовларның, Улисьялдан Федровларның гаилә ансамбльләренең - гаилә, Балтач мәдәният йортының "Балкыш" җыр-бию ансамбльләре, Эльвира Һадиева, Рафис Хәкимов башкарган җырлар, бәйгедә катнашучы Булат Исрафиловның, форсаттан файдаланып, бу көнне туган көнен билгеләп үтүче әнисе Фәридә ханымны котлап, чәчәкләр бүләк итүе бу тамашага тагын да ямь өстәде.

"Әтиләрне уяту эше башланды гына әле", - дип тамашачылар күңеленә бу көнне коткы-оеткы да салдылар. Башы шушындый булганны, дәвамы нинди булыр? Көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250