Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач үзәк китапханәсендә “Кадерле һәм гүзәл Туган телем” кичәсе узды

Халкыбызның милли гимнына әйләнгән, сөекле Тукаебыз язган "Туган тел" җыры белән башланып киткән "Кадерле һәм гүзәл Туган телем" дип аталган тематик кичә Балтач үзәк балалар китапханәсендә 19 февраль көнне Туган тел көне уңаеннан узды.

Кичәгә килгән Балтач урта мәктәбенең 5А, 5Б сыйныфы укучылары (укытучылары Гарифҗанова Н.К., Шакирҗанова Р.Р) туган телебез турында мәгълүмат алдылар, Туган телебезгә багышланган шигырьләр тыңладылар, төрле уеннарда катнашып белемнәрен сынадылар. Экраннан Туган телебезнең телләр аренасында тоткан урынына багышланган видеоролик карап, ана телебезне белүнең мөхимлегенә төшенеп киттеләр.

Халкымның зур хәзинәсе -
Ул минем Туган телем.
Алтыннан да кыйммәтледер,
Бу минем Туган телем.

Гөлнур Әхмәдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250