Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачлыларныӊ теләкләре кабул: Чулпан Йосыпованың баласы туган

Балтачыбызда күптән түгел узган хәйрия концертында чыгыш ясаган Чулпан Йосыповага күпләр сокланып утырды.

Беренчедән, үзенә генә хас моӊ, сәхнәдә матур тотышы белән әсир итсә, икенчедән авырлы килеш, зарланмыйча, авырсынмыйча, сәламәтлеге чикле сабыйга ярдәм итү йөзеннән «тере» тавыш белән чыгыш ясавы иде. Күпләр, концерттан чыккач, «Чулпан исән-сау гына баласын тапсын иде, нинди олы йөрәкле җырчы», дип гәп кордылар. Менә аларныӊ теләкләре кабул булган, 23 май көнне 10.10 сәгатьтә Чулпан Йосыпованың улы туган. Баланың авырлыгы - 3600 грамм, буе - 52 см. Җырчы сабыен Казанның 3нче санлы бала тудыру йортында тапкан.

- Бала туасы вакытны иртәрәк билгеләгәннәр иде, көттереп кенә дөньяга килде. Аллага шөкер, икебезнең дә хәлебез яхшы. Улыбыз әтисенә охшаган - кап-кара. Солтан дип исем кушарга ниятлибез, Алла теләсә. Әле дә әни булуыма ышанып бетә алмыйм. Баламның аяк-кулларын тотып карагач, күңелем тулды. Хастаханәдән чыгаргач, әти-әни йортына кайтачакбыз, - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Чулпан.
Фото: vk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250