Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачның ачы тавы кайда? (видео)

Галия Камалова Балтачта "Ачы тау" җырына клип төшергән.

"Балкыш" фестивале лауреаты, моң иясе Галия Камалова исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Безнең район кешесе булмаса да, Балтачта ул көтеп алынган кунак. Аның катнашында үткән концертларны кем генә сокланып тамаша кылмый икән?

Галия ханым 1992 нче елны Таҗикстаннан Биектау районының Чыпчык авылына күчеп кайта. Башта «Т-15» тракторында эшли, аннары «ГАЗ-51» һәм «ГАЗ-53» автомашиналарында йөк ташый. Ә пенсиягә чыгар алдыннан ике ел җиңел автомобиль йөртә. Хәзер лаеклы ялда, әмма үтенеп сорасалар, йөртүчеләр булмаганда, вакытлыча эшләп торгалый. Башкортстандагы туганнары янына да үз машинасы белән барып йөри. Техниканы ярата, оста идарә дә итә. Сәхнәдә чыгыш ясаганда машина йөртүдән һәм зур тизлектән алган кебек ләззәт ала, дип яздылар аның хакында вакытлы матбугатта.

Моңлы тавышы белән күпләрнең күңеленә үтеп кергән тырчы Галия Камалова районыбызда "Ачы тау" җырына клип төшергән. Әлеге клипны бергәләп карыйк, дуслар!

youtube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X