Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачның сәләтле балалары бүләкләнде (+фоторепортаж, видео)

Ел буе укуда гына түгел, спортта да, җыр-биюдә дә тырышып-тырмашып эшләүнең нәтиҗәсен күрү - сәхнәләргә менеп бүләк алудан да шатлыклы вакыйга бармы икән?

Бардыр, әлбәттә, тик кичә бәйрәмдә катнашучылар өчен генә түгел. Балаларны яклау көнендә район мәдәният үзәге «Йолдызлык»та уңышлы чыгыш ясаучыларны, республикага танылып, җиңү яулаган, спорт ярышларында көндәшләреннән өстен чыккан егет һәм кызларны җыеп, аларга чын балачак бәйрәме ясады. Алдынгы укучыларны котларга әлеге кичәдә район башлыгы Рамил Нотфуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илдар Насыйбуллин, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин килгән иде. Алар һәркайсы әлеге балаларга соклану сүзләрен җиткереп, уңышлары белән ихластан котладылар һәм киләчәктә тагын да зуррак үрләр яулауларын теләп калдылар.

Баш мөхәррир фото һәм видеолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250