Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачның үз киносы булачак

Тиздән, бик тиздән безнең районда төшерелгән кино дөнья күрәчәк. Балтачта шактый танылу алган ZoorZoom студиясе егетләре Азат Садыйков, Ранил Шәрифҗанов, Илнар Нургалиев татар телендә тулы метражлы "Мин сине ..." дип исемләнгән фильм төшерә башлаячак. Бу хакта егетләрнең үзләре белән сөйләшеп алдык.

- Сез мәҗлесләр оештыруда һәм районкүләм чараларда фотограф, видеограф буларак танылдыгыз. Артистлар белән җырларга клиплар да яздырасыз, ә хәзер кино төшерергә исәпмени?!
- Әйе, татар кинематографиясендә көчебезне һәм мөмкинлекләребезне сынап карыйсыбыз килде. Үзебезнең җирлектә, авыл халкы белән татарча кино төшереп карарга булдык.

- Кино төшерү теләге кайчан барлыкка килде, моңа нәрсә этәрде?
- Авыл җирлекләре үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы райондашлар шактый. Күптән түгел драма түгәрәкләре бәйгесе барды. Аларда үз ролен зур осталык белән башкарган, образга кереп уйнаган үзешчәннәрне очратырга туры килде. Димәк, авыл кешеләре арасында яшеренеп яткан талантлар бар. Аларны күрсәтергә, танытырга теләү кино төшерергә этәрде дә инде. Татар киносы сәнгатендә яңа йөзләр, яңа исемнәр булдырырга телибез.

- Ә бит, гомумән, "татарның киносы юк дигән" сүзләрне еш ишетергә туры килә, сез моның белән килешәсезме?
- Татарда элек-электән спектакльләр уйналып килгән. Кино төшерү соң башланган. Булганнары да күпчелек кыска метражлы фильмнар, ә тулы метражлылары юк диярлек дәрәҗәдә. Татар кинематографиясендә әлегә фильмнарның сыйфаты начаррак. Чөнки бу өлкәдә тәҗрибә зур түгел. Шуңа каршылыклы фикер туа. Кино бит ул чынбарлыкны күрсәтә алу сәнгате. Ул үз эченә әдәбиятны да, сәнгатьне дә, музыканы да ала. Фильм төшерү җиңел эш түгел, ә профессиональ дәрәҗәдә татарча фильм төшерү икеләтә авыр. Дөресен әйтсәк, кызганычка каршы, бүгенге татар теле - ул яртылаш урыслашкан тел. Шулай да, без чын татар телендә төшерергә тырышабыз.

- Фильм кем әсәренә нигезләнә?
- Бу фильм бер кемнең әсәренә дә нигезләнмәгән, билгеле бер авторы юк. Үзебез күзаллаган сюжет сызыгы гына бар. Хәзерге көндә шуның буенча берничә кеше сценарийлар яза. Бу - режиссерның (Азат Садыйков - кино белгече) идеясе. Бик күпләрдә ни өчен берничә кеше дигән сорау туарга мөмкин... Бөртөрлелектән качу, яңа төр сурәтләү чаралары тудыру һәм сценарийны кызыклырак итү өчен эшләнә.

- Эчтәлеге белән таныштырып үтә аласызмы?
- Кыскача эчтәлеге болайрак: хәзерге көннәрдә бер татар авылында яшәүче гап-гади кыз кечкенәдән актриса булырга хыяллана. Шигырьләр өйрәнә, аннары аны дусларына: тавыкларга, сарыкларга сөйли. Мәктәпне тәмамлый. Театр юлыннан китәргә теләп, шәһәргә килә. Керү имтиханнарын тапшыра, ләкин үтә алмый. Авылда аның турында "җилләс" һәм "сәер" дип сөйли башлыйлар. Кияүгә чыгып, балалар үстерәсе урында, кысыр хыял белән йөрүенә төрттерәләр. Әмма кыз андый сүзләргә бирешми, әйтерсең, күңелендә йөрткән иң зур хыялын җимерә алырлык көч юктыр кебек тоела. Тик язмыш чираттагы сынавын әзерләп куя. Дус кызы белән төнлә өйләренә кайтканда, зур бәлагә тарый. Шул көннән кызның тормышын яктырытып торган соңгы маягы да сүнә. Алга таба ниләр булачак, монысын инде фильм әзер булгач күрерсез.
Алдан ук тамашачыны кисәтеп куябыз, моңа кадәр татар фильмнарына хас булмаган, кыю күренешләр дә көтелә. Моны халык кабул итеп бетерә алырмы икән дигән фикерләр безне сагаерга да мәҗбүр итә.

- Фильмның исемен белгәч күп нокталар урынына "Мин сине көтәрмен", яки "яратам", "сагынам", хәтта "күралмыйм" дигән сүзләр куеп, дәвам итәсе килә. Фильмның исеме эчтәлекне ачып бирә алачакмы?
- Әйе, уйланырга җирлек калдыру максатыннан , махсус шундый исем куелды. Күп нокталарның нәрсә аңлатканы киноны карагач беленер. Бу әлегә барысы өчен дә сер булып калсын.

- Бюджет ягы белән эшләр ничегрәк?
- Төшерү процессына бөтенләй акча таләп ителми. Фильмны төшерә башлау өчен үзебезнең җиһазлар бар. Ләкин яхшы актер, яхшырак җиһазлар белән сыйфатлырак итеп башкарасы килә. Шуңа күрә финанс якны булдыру өчен дә сөйләшүләр алып барыла.

- Әзерлек эшләре ничек бара?
- 23 апрельдә район мәдәният үзәгендә 16.00 сәгатьтә кастинг уздырачакбыз. Анда 14 яшьтән башлап 80 яшькә кадәрге кинода төшәргә теләгән һәр кеше катнаша ала. Кастингка килүчеләр анкета тутырып, үзләре турында мәгълүматлар калдырачак. Шулай ук төшерү төркеменә дә идеяле яшьләрне чакырып калабыз. Әлегә музыкантлар, рәссамнар, матур итеп текст язучылар җитеп бетми. Өлкән яшьтәге 5 әби, 3 бабай, авыл җирлегендә эшләүче һөнәр ияләрен уйнаучы урта яшьтәге кешеләр һәм күпчелек күренешләрдә яшьләр, күмәк күренешләрдә (массовкада) катнашу өчен күп санда авыл халкы да кирәк булачак. Фильмда барлыгы 40ка якын роль бар, шуның 17се төп вакыйгаларда төшәчәк.

- Съемкалар кайчан башлана?
- Июнь-сентябрь айларына планлаштырыла.

- Әлеге фильм белән кызыксынучылар өчен берәр мәгълүмат чыганагы бармы?
- Без minsine.ru официаль сайтыбызны һәм "Вконтакте" социаль челтәрдә https://vk.com/minsine төркемендә кино төшерү яңалыклары белән уртаклашып бару мөмкинлеге булдырдык.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә, егетләр! Фильмны төшерүдә уңышлар теләп калабыз.

Әңгәмәдәш - Ясминә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250