Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта «Алтын каләм»леләр бүләкләнде (+фоторепортаж)

«Алтын каләм- 2017» фестиваленең район этабы үткәрелеп, мәшһүр иҗат әһелләре районыбыз укучыларының эшләренә бәя биреп, җиңүчеләрне билгеләгән иде.

Кичә район мәдәният үзәгендә узган бәйрәмдә «Алтын каләм»дә җиңү яулаган егетләр һәм кызларны «Хезмәт» газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев котлап һәм бүләкләп узды. Ул аларга укуларында уңышлар теләп, тормышта кирәкле һөнәр сайлап, киләчәктә туган районнарына эшкә кайтуларын теләп калды.
Җиңүчеләребез белән яңадан бер кат таныштырып узыйк:
10-12 яшьлек укучылар арасында Түнтәр урта мәктәбеннән Гөлнара Гарифуллина беренче урынны алуга иреште. Икенче урында Айнур Гарифуллин (Норма) һәм Нәргизә Нәкыйпова (Түнтәр), өчтә - Диләрә Ганиева (Норма).
13-15 яшьлек укучылар арасында Бөрбаш мәктәбеннән Әминә Гафурова җиңү яулады. Икенче урынны Камилә Ситдыйкова (Сосна) белән Лилия Таһирова (Пыжмара) бүлеште, ә өченче урында Рәниф Нәбиев (Субаш) белән Гөлгенә Гафарова (Бөрбаш) калдылар.
16-17 яшьлекләр арасында нибары өч эш кенә каралды һәм шулар арасыннан иң-иңе булып Миләүшә Гафурованыкы (Карадуган) танылды. Ә менә Камилә Закирова (Карадуган) белән Алия Лапшина (Салавыч) икенче урынны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250