Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта гаилә фестивале үтте (фото)

"Хыял" яшьләр үзәгендә "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" дигән гаилә фестивале узды.

Районыбызда гаилә ныклыгын саклау, матур гаиләләрне башкаларга үрнәк итеп күрсәтү максатыннан бик күп чаралар үткәрелә. Бу юнәлештә спорт ярышлары да мөһим урын алып тора. Күптән түгел "Хыял" яшьләр үзәгендә узган "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" дигән гаилә фестивале моңа ачык мисал булып тора. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан оештырылган бу ярышта Пыжмара җирлегеннән Шәфигуллиннар, Чепьядан Гыйльметдиновлар, Югары Субаштан Вафиннар һәм Кунырдан Шәйхетдиновлар катнашты.

Командалар өстәл теннисы, шашка, дартс, йөгереш һәм гаилә эстафетасы буенча көчләрен сынады. Гыйльметдиновлар гаиләсе иң күп балл җыеп, җиңүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250