Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта хатын-кызларны олыладылар (фото)

Бүген бистәбезнеӊ мәдәният үзәгендә районыбызныӊ һәр җирлегеннән җыелган гүзәл затларыбызны котладылар. Тантана башлангачы әби-апалар, җиӊгиләр, туташлар башта иркенләп чәй эчеп, гапләшеп алдылар. Районыбыз артык зур булмаганлыктан, һәркем бер-берсен таный, күптән күрешмәгәннәргә үзара аралашып, сөйләшеп алырга җай чыкты.

Җыелган хатын-кызлар, әбиләр, апалар каршында чыгыш ясап, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин аларныӊ гаиләдәге, тормыштагы тоткан урыннарына югары бәя бирде, чибәр һәм сөйкемле, эшчән һәм тыйнак булуларына үзенеӊ соклануын белдерде. Һәр гаиләнеӊ тоткасы булган илаһи затларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхет теләде. Бер төркем хатын-кызларга истәлекле бүләкләр, мактау таныклыклары тапшырылды.

Залга чакырылганнарга зур бүләк тәкъдим ителде - алар каршында тулы коллектив белән Татарстан Рспубликасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Ансамбльнеӊ музыкаль җитәкчесе, райондашыбыз Рәшит ага Мөстафинны 70 яшьлек юбилее уӊаеннан зурлап, Рамил Нотфуллин районныӊ Мактау таныклыгын тапшырды. Хорда солист, райондашыбыз Радик Шакиров янына Әлфия Файзрахманованыӊ җырчы буларак катнашуы һәм аерым чыгыш ясавы аеруча матур тәэсир калдырды. Югары профессиональ номерлар, матур җырлар, халкыбызныӊ үлмәс моӊнары залда утырганнарны җырлатты, уйлатты, сокландырды, музыка дәрьясында йөздерде. Концертттан соӊ таралган һәрбер кешенеӊ йөзендә кәнәгатьләнү хисе балкый иде.

Бәйрәм белән, хөрмәтлеләребез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250