Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!" районкүләм үзешчән сәнгать бәйгесе игълан ителде

"Хезмәтем һәм җыр-моҗнарым, Балтачым, сиңа багышлана!" дип исемләнгәнгән авыл җирлекләре арасында районкүләм үзешчән сәнгать бәйгесен Смәел авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрә.

Гыйнвар аеннан Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин Карары нигезендә, районыбыз мәдәниятен үстерү, гореф-гадәт, йолаларны саклап калу, яңа талантлар ачу, үзешчән сәнгатьне баету, төрле уен-коралларында уйнаучыларны барлау максатыннан, авыл җирлекләре арасында "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!" дип исемләнгәнгән районкүләм смотр-конкурсы башланып китә. Әлеге чара районыбызда Балтач мәдәният үзәгендә һәм Чепья мәдәният йортында, ягъни ике зонага бүленеп үтәчәк.
Районыбыз тамашачысына һәм жюри хөкеменә тәүге концерт программасын Смәел авыл җирлеге үзешчәннәре тәкъдим итә. Хәерле сәгатьтә булсын!!!
Алар 13 гыйнвар көнне Чепья мәдәният йортында чыгыш ясыйлар. Башлана: 19.00 сәгатьтә, билет бәясе: 70 сум. Рәхим итегез!
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250