Балтачта иҗат түгәрәкләренә йөрүче балаларның отчет концерты зур аншлаг белән узды (+фоторепортаж)
23 апрель көнне район мәдәният үзәге каршында эшләп килүче иҗат түгәрәкләренә йөрүче балаларның отчет концерты булды.
Концерт азагында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов сәхнә хуҗаларына олы рәхмәтен белдерде: "Сезгә карап сокланып, горурланып утырдык. Камиллекнең чиге юк!!! Бәлки районыбыз мәдәниятенең киләчәге булган талантлы балалары бүген безнең каршыбызда чыгыш ясагандыр... Нәкъ менә шушы түгәрәкләр нәтиҗәсендә үзешчән сәнгатькә, мәдәният үсешенә зур өлеш күргәненә инандык. Сез бит әле бер яктан район балалар сәнгать мәктәбенә конкурентлар да булып торасыз! Киләчәктә дә иҗат уңышлары насыйп булсын Сезгә!" диде ул.
Барлык әти-әниләр коллективы исеменнән район мәдәният үзәгенең түгәрәк җитәкчеләренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Күңелле ял концерты бүләк иткәннәре өчен без бик шат!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев