Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта "Мәдәни көндәлек" җиңүчеләре билгеләнде

Өченче ел рәттән 1-4 сыйныфларда укучы балалар республика күләмендә барган "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында узган бәйгедә актив катнашалар.

Быел да уку елы буе көндәлектәге, көндәлекнең электрон порталындагы биремнәрне үтәп, төрле бәйгеләрдә катнаштылар, республикабыз мәдәният оешмаларына төрле мәдәни чараларга йөрделәр. Декабрь аенда "Көндәлекнең электрон порталы" номинациясендә җиңгән балалар республика Чыршы бәйрәмендә катнаштылар.
Ә бәйгенең "Иң яхшы мәдәни көндәлек" һәм "Иң мәдәниятле әти-әни" номинациясе җиңүчеләре 26 май көнне Татар дәүләт "Әкият" курчак театрына тантаналы чарага барачак.
10 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә 2016 елның 16 сентябреннән башлап 2017 елның 10 маена кадәр барган әлеге бәйгенең район турына 7 кешедән торган жюри 54 мәдәни көндәлекне карап, нәтиҗә чыгарды.
1 сыйныфта укучы балалар арасыннан Норма урта мәктәбенең 1а сыйныфында укучы Гарифуллин Саматның мәдәни көндәлеге I урынга лаек булды.
2 сыйныфта укучы балалар арасыннан шул ук Норма урта мәктәбенең 2б сыйныфында белем алучы Кәримова Алсуның мәдәни көндәлеген жюри I урынга лаек дип тапты.
3 сыйныфта укучы балалар арасында быел да Балтач урта мәктәбенең 3 а сыйныфында белем алучы Федоров Артем үзенең мәдәни көндәлеге белән беренчелекне бирмәде.
Шулай ук 4 сыйныфта укучы балалар арасында да Балтач гимназиясенең 4 а сыйныфында белем алучы Юнысова Камиләнең мәдәни көндәлеге иң яхшысы дип табылды.
Ә "Иң мәдәниятле әти-әни" номинациясендә җиңүче итеп жюри шушы 4 бала арасында иң зур балл җыйган Норма урта мәктәбенең 1 а сыйныфында укучы Гарифуллин Саматның әнисе Эльмира Мәсхүт кызын лаек дип тапты.
Хәния Исхакова
район китапханә директорының балалар эше буенча урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев