Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта юл йөрү кагыйдәләрен мәктәпкәчә яшьтән үк өйрәнәләр (+фото)

Балтачның 5 нче номерлы балалар бакчасында "Юл йөрү кагыйдәләрен мәктәпкәчә яшьтән өйрәтүнең максаты" дип исемләнгән күмәк әти-әниләр җыелышы узды.

«Юлда булсаң бул өлгер , юл кагыйдәләрен яхшы бел" дигән әйтемне барыбызда беләбез. Ә тормышта, хәзерге заман ыгы-зыгысында, бу әйтемне ешь искә алабызмы соң? Балаларыбызга өйрәтергә вакыт каламы безнең. Әйе, соңгы елларда республикабызда, һәм шулай ук яши торган туган төбәгебез Балтач районында да автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте, йөрәкне тетрәндергеч юл һәләкәтләре көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәләкәтенә юлыгу куркынычы да арта.
Бу проблема үз чиратында балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә өнди. Безнең "Катнаш төрдәге 5 нче номерлы балалар бакчасы" да бу проблемага җитди карый. 17 мартта кечкенәләр төркемендә мин - Шакирова Гөлназ Рафис кызы "Юл йөрү кагыйдәләрен мәктәпкәчә яшьтән өйрәтүнең максаты" дип исемләнгән күмәк әти-әниләр җыелышы уздырдым.
Әти - әниләр бик күп белемнәр туплап киттеләр, күзаллаулары баеды, бу проблемага карашлары үзгәрде. Чарамда әти-әниләргә "Юл йөрү кагыйдәләрен мәктәпкәчә яшьтән өйрәтүнең максаты" дип исемләнгән презентация күрсәттем, "Гаиләдә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү " исемле анкетирование уздырдым, "Юл йөрү кагыйдәләре" дигән буклетлар тараттым, инструктаҗларга имзалар куйдырдым.
"Сакланганны Аллаһы Тәгәлә саклар" дигән кадерле дуслар - сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250