Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Беренче тапкыр Казан Сабан туе Әрәпәдән башлана

Казан шәһәре тарихында беренче тапкыр башкала Сабан туе алдыннан урамнарга атлар җигеп чыгып, гармуннарда уйнап, җырлап-биеп милли бәйрәм ярышларында җиңүчеләр өчен сөлгеләр һәм бүләкләр җыйдылар.

Быел Казан Сабан туе 28 майда, шимбә көнне Мирный бистәсендәге каенлыкта узачак. Гасырлардан килгән гадәткә тугры булып, авылларда хәзер дә Сабан туена кадәр һәр йортка кереп, халыктан бүләкләр җыялар: берәүләр озын колгага чиккән сөлгеләр, икенчеләр яулыклар бәйли, ә хуҗабикәләр абзардан тавык йомыркалары алып чыгып бирә - бу бүләкләр милли уеннарда, ярышларда җиңүчеләргә тапшырыла.

Казанда, гомумән, шәһәр җирлегендә әле мондый йоланың бәйрәм итеп үткәрелгәне юк иде. Беренче тапкыр аны быел Казанда туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты, Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының башкаладагы Иске Татар бистәсен төзекләндерү белән шөгыльләнә торган "Иске шәһәр" префектурасы оештырды. Аларга Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары, төрле предприятие-оешмалар ярдәм итте.

Бәйрәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы урнашкан Иске Татар бистәсендә, Кабан күле буенда Сабан туена бүләк җыю йоласы һәм милли уеннар белән таныштырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Сәхнәдә артистлар чыгыш ясады, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Ганиева Сабан туена багышланган җыр бүләк итте. Төрле оешмалар исеменнән бүләкләр тапшырылды, алар арасында исә нәрсә генә күрмәссең - велосипедлар, самокат, тере әтәч, тәкәләр, картиналар, уенчыклар, теге яки бу хезмәттән файдаланырга сертификатлар, баллы чәк-чәк, каклаган каз...

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250