Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Без бурычлы сезнең алда.

Җиде дистә еллар узган инде, Сугыш исе килә һаман да. Тәндә булган җәрәхәт бетү ни ул, Әгәр күңел булса ярада? Дүрт ел буе барган көрәш әле Хәтерләрдән барыбер китмәгән, Кемнәрнеңдер улы ятып калган, Ә кемнәрдер хат та күрмәгән. Көлгән сугыш һәрбер өйгә кереп, Көлгән күреп кеше хәсрәтен, Уйламаган икән нәрсә...

Җиде дистә еллар узган инде,
Сугыш исе килә һаман да.
Тәндә булган җәрәхәт бетү ни ул,
Әгәр күңел булса ярада?
Дүрт ел буе барган көрәш әле
Хәтерләрдән барыбер китмәгән,
Кемнәрнеңдер улы ятып калган,
Ә кемнәрдер хат та күрмәгән.
Көлгән сугыш һәрбер өйгә кереп,
Көлгән күреп кеше хәсрәтен,
Уйламаган икән нәрсә өчен:
"Җитәр",- диеп, "күпне күрсәттем"?
Күңел күтәрмәслек кайгы бит ул,
Йөрәк чыдамаслык хәбәрләр,
Колакларны ябып куллар белән
Берни ишетмәскә теләүләр...
Пушка тавышы. Кычкыралар бар да.
Тилерергә була бераздан.
Тик чыдаганнары өчен рәхмәт
Җиңү көтеп: "Хәзер,хәзер,
Тагын бер яздан."
Килгән ул яз, килгән нык көттереп,
Ирек хисе төяп күңелгә,
Әле һаман шатланалардыр күк:
"Без бит җиндек, җиндек, күр, менә".
Бурычлы без, дөрес, сезнең алда,
Бурычлы без мәңге, гомергә,
Шушы иркен дөньяларда хәзер
Без яшәрбез үлгәннәр өчен дә.
Ильвира ГАЛИМУЛЛИНА,
Пыжмара мәктәбенең
8нче сыйныф укучысы.
Фото: http://www.fryazino.org/newspaper/2188

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250